Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәк хастахәнәсендә Медицина хезмәткәре көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде

Бүген актлар залы чәчәкләргә күмелгән, төрле төстәге шарлар белән бизәлгән.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Шәфкать туташлары, табиблар да ак халаттан түгел, зәвык белән киенгән. 
Без һәрвакыт җитди, таләпчән итеп күрергә гадәтләнгән үзәк хастаханә баш табибы да кояштай балкый...  Мондый үзгәрешләрнең сәбәбе -  Медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм үткәрелү. Гаделлек өчен булса да әйтеп үтәсе килә: ак халат яисә махсус кием кигән берничә хезмәткәр дә күренде. Алар бәйрәм тантанасын аз гына булса да күреп калу өчен, кызу эшләреннән тизгә генә аерылганнардыр, мөгаен. Әйе, авыру бит ул тәүлекнең уңайлы вакытын да, бәйрәм үткәнен дә көтеп тормый. Һәнәри бәйрәм уңаеннан үткәрелгән тантаналы бәйрәмдә нәкъ менә шул турыда сөйләделәр дә. 
Хезмәттәшләренә беренче булып Светлана Одушкина мөрәҗәгать итте. 
-  Июньнең өченче ялында без гадәттәгечә Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтәбез. Бар илләр дә зәһәр коронавирус йогышыннан киеренке көрәш алып барганда, әлеге бәйрәм – үткән елны хезмәткәрләргә көн саен башкарган авыр хезмәтләре өчен тагын рәхмәт әйтү  мөмкинлеге булмады.  Пандемия вакытында бар дөнья күләмендә, илебездә тормыш бик нык үзгәрде, ә сәламәтлек саклау хезмәтләре ныклылыкка, гадәттәнтыш хәлләрне кичерә белүдә зур сынау үтте. Пандемиянең иң авыр вакытларында безнең медицина хезмәткәрләре көтелмәгән дәрәҗәдә чын һөнәри осталыкларын күрсәтте, батырларча эш итте. Миңа район үзәк хастаханәсе җитәкчесе буларак,  бездә югары дәрәҗәдәге белгечләр эшләвен тану бик шатландыра, - дип, сүзен йомгаклады баш табиб.
Аннары бәйрәм белән котлау өчен район башлыгы Александр Никошин сүз алды. 
-     Сез кешенең бәһасез кыйммәтен - гомерен саклау өстендә эшлисез. Чын күңелемнән барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге телисем килә. Җан-тәнегез белән янып, күп тырышлык куеп башкарылган бар яхшы эшләрегез үзегезгә күп күләмдә әйләнеп кайтсын, - диде район җитәкчесе, табибларга, шәфкать туташлары, санитаркаларга мөрәҗәгать итеп. 
Ул чыгышында коронавирус пандемиясе чорында медицина хезмәткәрләре иңенә нинди авыр йөк төшүен дә билгеләп үтте,  аларның гаиләләренә якыннарының эшен аңлаганнары өчен рәхмәтен җиткерде. 
Хезмәткәрләргә котлау сүзләре белән профсоюз оешмасы рәисе, гинеколог Эма Шәйхетдинова, табиб-анестезиолог Гани Габделоев, табиб-хирург Арсен Казавов, Юхмачы хастаханәсе табибы Җәүдәт Зәкиуллин, Алпар фельдшер-акушерлык пункты мөдире Сания Гыйматдинова, медбрат Сергей Чуманов мөрәҗәгать итте. 
Ә бәйрәмгә килгән Әлки районы буенча Роспотребнадзор вәкиле Алмас Абзалов медицина хезмәткәрләрен коронавирус йогышы эпидемиясе вакытында уңышлы эшләгәннәре өчен мактады. 
Тәбрикләү сүзләреннән соң, хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы  Мактау грамотасына баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Игорь Леонтьев, Рәхмәт хатына УЗИ үткәрүче Замирә Кәримова, терапевт Эльвина Галиева, медицина статисты Руфия Гайнетдинова лаек дип табылды.  
Лаборант Руфия Миңгалиева, шәфкать туташы Сиринә Фәсахова, Карамалы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Резидә Вәлиевага муниципаль район советының Мактау грамотасы бирелде. Берничә хезмәткәр хастаханә баш табибының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Фельдшер Әлфия Хәйдәрова һәм ашыгыч ярдәм йөртүчесе Әнвәр Хәйруллин, шулай ук Түбән Колчурино фельдшер-акушерлык пункты мөдире Валентина Черновага рәхмәт белдерелде. Хастаханәдә дәваланып, савыга алган машинада еракка йөрүче йөртүче Илгиз Хуҗин һәм лаеклы ялдагы Толстованың туганнары, кеше гомерен саклап калганнары өчен, Республика сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт белдергәннәр. 
Тантана районның мәдәният йорты артистлары чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев