Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балалар үстерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган

Бала һәр ананың газизе, гаиләнең уртак җимеше генә түгел, илнең киләчәге дә. Моны аңлаган дәүләттә демографиягә зур игътибар бирелә, бала тудыру, аны тәрбияләп үстерү өчен уңайлы шартлар булдырыла. Бүгенге Татарстанда яшь буынны тәрбияләүгә тотылган чыгымнарның киләчәктә республиканың иминлеге икәнлекне яхшы аңлаган сәясәт гамәлгә ашырыла. …Узган гасырның башында туып, ахыры җиткәндә...

Бала һәр ананың газизе, гаиләнең уртак җимеше генә түгел, илнең киләчәге дә. Моны аңлаган дәүләттә демографиягә зур игътибар бирелә, бала тудыру, аны тәрбияләп үстерү өчен уңайлы шартлар булдырыла. Бүгенге Татарстанда яшь буынны тәрбияләүгә тотылган чыгымнарның киләчәктә республиканың иминлеге икәнлекне яхшы аңлаган сәясәт гамәлгә ашырыла.

…Узган гасырның башында туып, ахыры җиткәндә генә якты дөнья белән хушлашкан дәү әнием җиде малай тапкан. Колхозлашу чорын, Бөек Ватан сугышы елларын, аннан соңгы хәерчелекне үз эченә алган гомере рәхәттә үтмәгәндер аның. Әмма шушы җиде баланы үстереп аякка бастыруда сугыштан аяксыз кайткан иреннән кала кемдер таяныч була дигән уй башына да кермәгәндер әбинең. Дәүләт ярдәме турында әйтәсе дә юк.

"Хәзер бала үстерү авыр түгел, хөкүмәт үзе үк булыша бит",-дип исләре китә өлкән буынның. Бу чынлап та шулаймы? Әйдәгез, күз алдында гына яткан мисалларны искә төшерик әле.

Авыл җирендә гомер итәргә, эшләргә карар кылган яшьләргә дәүләт йорт төзеп керүдә булыша. Гаиләдә икенче бала тугач, ана капиталына сертификат тапшыра. Бала саны өчкә җитсә инде гаиләгә яңа статус - күп балалы дигәне бирелеп, ул дәүләтнең юмартрак һәм җылырак "канаты астына" елыша: төрле субсидияләр ала башлый, социаль программаларда катнаша (бушлай җир участогы бирү, торак шартларын яхшырту, коммуналь хезмәтләр өчен өлешчә генә түләү һ.б). Бала саны арткан саен, ярдәм дә арта.

Моңа мисаллар үзебездә дә аз түгел. Без Шәпкәдә яшәүче Ермолаевлар белән сөйләшеп тордык.

-Бик бәхетлебез - өч улыбыз, ике кызыбыз бар. Өлкәнрәкләре инде студентлар, бик әйбәт укып, һөнәр үзләштерәләр. Иркендә үстерәбез балаларны - "яшьләр ипотекасы" буенча 124 квадрат метрлы өй салып кергән идек, дәүләт аны җиткереп чыгарлык акча бирде. Утка, газга һәм башка хезмәтләргә киткән чыгымнарның 30 процентын кире кайтаралар. Балаларга бушлай дару, юл акчалары бирәләр.

-Ике балабыз мәктәптә, әле генә үзләренә портфельләр бүләк иттеләр. Иң кечкенәсе бакчага йөри - аның бәясенең бер өлешен шулай ук компенсациялиләр Барысы да ярдәм бит боларның!-дип сөйләп бирде Надежда Юрьевна гаиләләренә ничек булышулары хакында.

Түбән Кәчидә яшәүче Раиса Тарынчеваның үз шатлыгы. Раиса Николаевна - 9 бала анасы, инде 13 оныгы һәм бер оныкчыгы да бар. Күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту программасы буенча өй төзелә икән аларга.

-Нигезе, стеналары әзер инде, бик зур булачак өебез, һәркемгә аерым бүлмә бирерлек. Төзүчеләр яңа елга өлгертәбез дип ышандыралар,-дип шатлыгын уртаклаша Раиса Николаевна.

Район капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камалова әйтүенчә, быел шундый 6 гаиләгә өйләр җиткереп тапшыру планлаштырылган.

-Аларның икесе Каракүлдә, тагын берәр өй Чуаш Борнае, Татар Шәпкәсе, Түбән Салман, Түбән Кәчи авылларында төзелә. Барысы да быел тапшырыласы объектлар. Димәк, яңа елны яңа өйләрдә каршы алачак хуҗалары,-ди Миләүшә ханым. Аның әйтүенчә, районда ятимнәрнең дә торак шартларын кайгырталар: Базарлы Матактагы Филиппов урамында быел аларга атап биш өй төзелә.

Илнең нәни гражданнарын заманага яраклаша белерлек, тормышта үз урыннарын табырлык шәхесләр итеп үстерүне дә кайгырта дәүләт. Алгарыш дигәне зур-зур адымнар белән атлаган чорда балаларга белем һәм тәрбия бирү бик мөһим бурычка әйләнә. Әлеге бурыч хәзер мәктәпкә генә түгел, балалар бакчаларына ук йөкләнә. Алар быелдан тулысынча федераль дәүләт стандартлары буенча эшли башлыйлар (дөресрәге, дәвам итәләр: стандартлар ике-өч ел ел ук кертелә башлады).

Районның 33 мәктәпкәчә учреждениесенә 830 дан артык бала йөри. Соңгы елда бер бакча төзелде, өчесе ремонтланды. Шулай итеп, 3-7 яшьлекләр барысы да мәктәпкәчә учреждениеләр белән тәэмин ителгән, кечерәкләренә дә урыннар җитә,-ди мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Гөлгенә Билалова.

…Бала хәзер бик газиз, чөнки гаилә саен ике-өч бөртек кенә бит алар. Илнең киләчәге нигезе - яшь буын дәүләт өчен дә кадерле. Күргәнебезчә, бала үстерүчеләргә аның ярдәме зур. Яшь әти-әниләр моннан файдалана белеп, бер-ике бала белән генә чикләнмәсеннәр, әби-бабалары үрнәгенә ияреп, күпләп тапсыннар иде аларны. Һәр бала үз ризыгы белән туа, ди бит халык. Ә үсеп җиткәч, ул-кызларыбыз инде үзләре картайган әти-әниләренә терәк булачак бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев