Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына күчмә флюорография аппараты килә

14 сентябрьдән район авылларында күчмә флюорография эшли башлый.

Бу халык өчен бик җайлы – елга бер тапкыр үтәсе флюорография тикшерүе өчен район үзәгенә барып йөрисе юк.

Флюорография үтүнең һәр кеше өчен әһәмияте зур. Мондый тикшерү үпкә чирләрен, бигрәк тә туберкулезны башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкинлек бирә. Иртә беленгән авыруны дәвалау да күпкә нәтиҗәлерәк. “КамАЗ” автомобиле базасындагы күчмә флюорография җайланмасы халыкны Юхмачы зонасында кабул итә башлый. Мобиль тикшерү аппараты хезмәтеннән 3 мең кеше файдаланыр дип күздә тотыла.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев