Әлки районына сигез район халкының сөте җыела
Дамир Шәйхетдинов заманында авыл халкы өчен бик тә кирәк булган эшкә алынган иде. Ул халыктан җыелган сөтне беренчел эшкәртеп, заводларга озата башлады.
Сөтне башта үзебезнең район халкыннан җыелганын гына кабул итеп, фильтрлар аша үткәреп, суытып эшкәртүчеләргә озаталар. Авылларда халык тапшырган әз-мәз сөт белән мәшәкатьләнергә теләмәүчеләр тирә-юнь районнарда да була. Нәтиҗәдә хәзер һәр иртә таңнан эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновның сөт машиналары сигез районга чыгып китә. Алар теләсә нинди һава торышында, ялга, бәйрәмнәргә карамый, берничә дистә авыл халкы тапшырган сөтне җыеп кайталар.
Бүген инде Дамир әфәнденең сөт кабул итү пункты җиһазланышы, эшнең оештырылуы нисбәтеннән иң заманча таләпләргә җавап бирерлек. Без предприятиенең баш бухгалтеры Гөлсинә Шәкүрова белән сөт кабул итү пунктына үзенә күрә экскурсия ясадык.
Бу яңа төзелгән зур бина. Тышыннан ук бик матур эшләнгән. Ә эчкә үткәч затлылык, хезмәтне оештыру өчен гаять уңайлы шартлар тудырылуы һәркемне сокландырырлык.
Биредә сөт кабул итүчеләргә дә, аны тапшыручыларга да бик җайлы. Сөт тапшыру өлешен бухгалтерия, лаборатория якларыннан зур пыяла тәрәзәләр аера. Нәфис матур ишекләрне ачып, Гөлсинә Шәкүрова һәр бүлмә белән таныштыра бара. Монда эш кабинетлары да, ял, чәй эчү яклары да зиннәтле кунакханәләрнеке сыман ясалган.
–Безнең Дамир Әсхәтович бик тә матурлыкны, пөхтәлекне ярата,–дип тә өстәп куя баш бухгалтер.
Ул да түгел, зур капка ачылып, бина эченә машиналары белән авыллардан сөт тапшыручылар тула башлады. Һәр машина әрҗәсендә бер үк төрле диярлек сөт мичкәләре. Аларын Дамир Әсхәт улы үзе сатып алып өләшкән. Мондый савытларга сөтне җыярга да җайлы, продукциянең сыйфатына да хилафлык килми.
Менә сөт китергән егетләр бер-бер артлы продукцияләрен анализга тапшыра башладылар. Лаборант кызлар Рәзидә Галәүова һәм Алия Зиннәтуллина шунда ук заманча приборлар ярдәмендә сөтнең майлылыгын ачыклый, кислоталылыгын билгели.
–Сөтнең сыйфаты ничек соң? – дип мин дә алардан кызыксынам.
–Әлегә көннәр салкын тора, сөтләр дә бик сыйфатлы килә. Безнең сөт җыючы егетләр продукцияне ничек бар шулай китереп җиткерәләр инде. Халык та сыйфатлы сөт тапшырсын иде,– ди Рәзидә Галәүова.
Берникадәр вакыттан соң бу бина инде чит районнардан продукция җыеп кайткан сөт машиналары белән тулачак. Ә лаборатория тәүлек әйләнәсе диярлек эшли. Әлеге кызларга алмашка лаборантлар Миләүшә Сәмигуллина һәм Чемен Латфуллина киләчәк.
Биредә тупланган сөт, сортларга бүленеп, зур-зур мичкәләргә тутырыла. Аннан инде продукция, сыйфатына карап, машиналар белән эшкәртүче предприятиеләргә озатыла. Авыл сөте моннан Башкортстанга, Чуашстанга, Пенза, Әстерхан якларына китә.
Дамир Әсхәтович белән сөйләшкәндә: “Нигә сөтне шулай ерак илтәсез, якында гына урнаштырып булмыймы?” дип сораган идек. Ул моңа: “Сөтне ераккарак иткән саен аның бәясе дә арта. Шоферлар да хезмәт хакын күбрәк ала”,–дип җаваплады.
Халыктан җыелган сөтнең литры да әрәм булмасын, исәп-хисап төгәл барсын өчен биредә бик җаваплы бухгалтер кызлар эшли. Диана Кәримова, Алсу Сәлахова, яшь кенә булсалар да, хезмәтләрен зур җаваплылык белән, күңел биреп башкаралар. Китерелгән сөтне Марат Галиуллин кабул итә. Үз эшен чын осталарча алып бара бу егет. Сөтне тапшыргач, аның савытларын махсус урында кайнар су, пар белән юдырып, сафландырып алалар. Бу эшне Айдар Фәсхетдинов башкара.
Менә шушы кечкенә генә коллектив кышкы айларда һәр көнне 50 шәр тонна, җәен 100 тоннага чаклы сөтне кабул итеп, беренчел эшкәртеп, заводларга озатып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев