Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 1 апрельдән 673 кешенең пенсияләре арта

​​​​​​​1 апрельдән социаль пенсияләр 3,4 процентка арта.

 

Бу хакта район Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов хәбәр итте. Аның әйтүенчә, районда бу яңалык 673 пенсионерга кагыла. Шул исәптән социаль пенсия алучы 652 кешенең пенсияләре арта.  Болар ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар, картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы булмаган кешеләр, әтисе-әнисе кем икәне билгеле булмаган балалар.

Шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең, радиация яки техноген һәлакәтләрдә зыян күргәннәрнең, Бөек Ватан сугышы ветераннарының, Ленинград блокадасында булганнарның, Чернобыльдә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балигъ булмаган балаларының пенсияләренә өстәләчәк.

–Эшләүче пенсионерларга килгәндә исә, бары инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларның гына акчасы индексацияләнә. Ә инде картлык буенча социаль пенсия алучы эшли икән, аның акчасы артмый гына түгел, ул гомумән пенсиядән мәхрүм ителә. Эштән туктагач кына аңа пенсиясе кире түләнә башлый,–дип билгеләп үтте Рәис Галләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев