Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 181 беренче сыйныф укучысы Президент бүләген алды

1 сентябрь – Белем көнендә республикада беренче сыйныфка керүче барлык укучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан бүләк – ТАССРның 100 еллыгына багышланган китап тапшырылды.

“Безнең йортыбызга 100 ел”  (100 лет нашему дому) дигән әлеге басманы районыбызда да белем дөньясына аяк басучы  181 малай һәм кыз алды. Татар балалар нәшриятында (Татарское детское издательство) эшләнгән әлеге китап бик затлы да, кызыклы да.  Анда 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче республикабыз хакында бик күп мәгълүмат тупланган. Төзелеш, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрнең үткәне һәм бүгенгесе чагыштырып күрсәтелгән. Текстлар кыска, үтемле һәм берьюлы ике телдә – татарча да, русча да язылган. Һәр бит бик матур рәсемнәр белән бизәлгән.

Китапның әле сайты һәм мобиль кушымтасы да бар. Аларда республика тарихыннан бик күп кызыклы фото һәм видеоматериаллар урнаштырылган. “Вектатарстана.рф” сайтында Татарстанда яшәүче балалар иҗат иткән (шул исәптән районыбыз укучылары да) мультфильмнарны карарга, республиканың һәм барлык районнарның герблары, истәлекле урыннары белән танышырга була. Моның өчен кесә телефоны камерасын китап битләрендәге QR-кодка юнәлтергә генә кирәк. Пәйда булган Татарстан картасыннан үзеңнең районыңны табып, аның турында мультфильм карый аласың. Басманың мобиль кушымтасында караоке, җырлар, уеннар да бар.

Бер сүз белән әйткәндә, Президент бүләге – бик файдалы, мавыктыргыч китап. Ул балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә кызыклы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев