Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 22 буа-күлнең сулары ташу, 6 авылны су басу куркынычы бар

Буалардагы суның өчтән берен генә калдырырга – район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре башлыкларына әнә шундый бурыч куйды.

Быел кар күп. Һава торышының кискен җылытып җибәрүе сәбәпле язгы сулар төшеп, буалар ташып чыгарга мөмкин. Моны булдырмас өчен алдан ук әзерлек чаралары күрү зарур. Бүген һәр гидротехник корылмага кадәр юллар ачылган булырга тиеш. Буаларның суын агызып куярга кирәк. Ә елгаларда кузгалган бозлар тыгылмасын өчен ярларны агач һәм чүп-чарлардан чистарту сорала.

Бу көннәрдә юл төзүчеләр өчен дә тынгысыз вакыт. Алар автомобиль трассалары аша салынган торбаларны кар-боздан чистартып чыгарга тиешләр. Авыл урамнары юлларындагы су торбаларын чистарту-тәртипкә китерүне исә җирлек башлыклары оештырсыннар иде.

18 марттан  райондагы барлык буаларда һәм елгаларда кизү тору башлана. Кизү торучылар суның артуын даими күзәтеп, контрольдә тотарга бурычлылар.

Язгы ташуны имин үткәрү нисбәтеннән оештырылган эшче төркем һәр буа һәм елганың торышын күзәтү астына алачак. 

Районда язгы ташу вакытында сулары нык арту куркынычы булган 22 буа, күл һәм гидротехник корылма исәпләнә. Шулай ук Кече Чирмешән, Актай елгаларының ярларыннан ташып чыгу ихтималы бар. Су басу хәвефе Апак, Иске Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Югары Колчурино авылларына һәм Базарлы Матакның кайбер урамнарына яный. Язгы сулар зыян салырга мөмкин булган йорт хуҗаларына мал-мөлкәтләрен иминиятләштереп кую киңәш ителә.

Р.S. Коткару хезмәтләре искәртә: торак йортлар, авыл хуҗалыгы корылмалары түбәләреннән карларны төшерегә кирәк. Юеш кар авырлыгы белән биналарга зур зыян салынырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев