Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 29 яшькәчә дүртенче, бишенче баласын тапкан берничә хатын-кыз бар

Республика авылларында яшәүче, 29 яшькә кадәр өченче генә түгел, ә дүртенче, бишенче һ.б. баласын тапкан хатын-кызларга да хәзер бер тапкыр 100 мең сум акча биреләчәк.

Президент Рөстәм Миңнеханов әнә шундый карар кабул иткән. Әлеге яңалык райондашларыбыз өчен сөенечле. 29 яшькә җиткәнче дүртенче, бишенче баласына гомер биргән яшь әниләр бездә дә бар.

Мәгълүм булганча, 2018 елның 1 гыйнварыннан бирле 25 яшькә  җиткәнче беренче баласын тапкан авыл хатыннары – 50 мең сум, ә 29 яшькәчә өченче баласын тудырганнар 100 мең сум түләү алып килә. Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле безнең районда беренче баласын тапкан 81 хатын-кыз һәм гаиләсендә өченче бала туган 16 ана бер тапкырлы түләүне алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев