Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 30 августта бәйрәм ярминкәсе була

​​​​​​​30 августта Базарлы Матак үзәгендә Татарстан Республикасы көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк.

 

Ярминкәдә халыкка бодай, арпа, солы, ярдырган катнаш бөртек, көрпә, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм сөт ризыклары, яңа суйган ит, кош-корт түшкәләре тәкъдим ителәчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар белән беррәттән мәктәпләр дә үз бакчаларында үстергән уңышны сатуга алып чыгачак. Алар сатып алучыларга суган, чөгендер, кишер, кабак, помидор-кыяр һәм башка яшелчәләр, кайнатмалар, мунча себеркеләре тәкъдим итәр.

Ярминкәдә катнашучылар өчен шашлык, кайнар чәй, коймак, төрле камыр ризыклары әзерләнәчәк. Район сәнгать осталары бәйрәмне зур концерт белән бизәп халыкның күңелен күтәрер.

Ярминкәгә рәхим итегез, дуслар! Реклама. 0+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев