Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 32 миллион сумнан артык үзара салым җыелган

Авылларда үзара салым средстволарына байтак эшләр башкарылып килә. Авыл җыеннарында яңгыраган мәгълүматларга караганда, күп җирдә су белән тәэмин итү, урам юлларын ремонтлау, тәүлекнең караңгы вакытында урамнарны яктырту, зират тирәләрен тотып алу, чишмәләрне төзекләндерү, паркларны тәртиптә тоту әнә шул акчаларга эшләнә.

Дөрес, бу эшләрнең күбесе дәүләттән дүртләтә субсидия хисабына да башкарыла. Иң мөһиме, халык хәзер бу акчаларның үзләре хәл иткәнчә, максатчан тотылуына инанды. Шуңа күп авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын елның беренче яртысында ук тапшырып куялар. Моның отышлы ягы шунда – хөкүмәттән субсидия дә иртәрәк кайта. Димәк, планлаштырылган эшләрнең күбесен җәй айларында башкарып калып була.

Иске Камка, Карга, Ташбилге авыл җирлекләрендә үзара салым гадәттә беренче кварталда ук җыелып бетә. Нәтиҗәдә бу җирлекләргә караган авылларда эш күләме дә күбрәк, җәйге чорда башкарылганга сыйфаты да әйбәт була.

Үзара салым программасы Россиядә берничә төбәктә гамәлгә кергән. Алар арасында иң зур күләмдәге дәүләт субсидиясе – Татарстанда. Авыл халкы да бу программаның нәтиҗәлелеген тойды.

Район башлыгы урынбасары Рәшит Билаловның әйтүенә караганда, авыл җирлекләренең күбесендә киләсе елда үзара салымның нинди максатларга тотылуы буенча җыеннар узган инде.  Күп җирдә акчаны урам юлларын ремонтлауга, су белән тәэмин итүне яхшыртуга, көнкүреш калдыклары контейнерлары өчен мәйданчыклар ясауга, урамнарны яктыртуга юнәлдерергә ниятләгәннәр.

Кайбер авыл җирлекләрендә еллык салымның күләмен бераз арттыру мәсьәләсен дә халык карамагына куялар. Үзара салым бит 2014 елда кертелгән иде.  Ул чакта еллык түләү һәр кешегә 600 сум исәбеннән билгеләнде. Аннан бирле электрга, ягулыкка, төзелеш чималына бәяләр шактый үсте. Салым күләменә үзгәреш кертелсә дә, бу, билгеле, халык фикерен исәпкә алып эшләнәчәк.

Алты ел дәвамында районда халыктан 32 миллион 74 мең сум акча җыелган. Республика бюджетыннан  шуңа 125 миллион 240 мең сум субсидия кайткан. Барлык бу средстволарның 52 миллион сумы урамнарны яктыртуга тотылган. Су трассалары төзү һәм ремонтлау, насосларны алыштыру чыгымнары алты елда 37 миллион 744 мең сум тәшкил иткән. Тагын 32 миллион сумнан артыграк акча урам юлларын төзекләндерүгә юнәлтелгән.

Үзара салым бары тик халык белән килешенгән эшләргә, максатчан тотылып килә.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев