Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында атлар чабышында ике юртак катнашты

Район Сабан туеның шундый бер мизгеле булып ала, төп мәйдан, әйтерсең, беразга тына, бушап кала. Димәк, тиздән елганың аръягында урнашкан ипподромда ат ярышлары башланачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Быел ярышларда башлыча үзебезнең атлар һәм аларның җайдаклары катнашты. Чөнки күп районнарда милли бәйрәмнәр бер үк көнне булды бит. Шулай да, ашка тәмләткеч өстәгән сыман, Әлки Сабан туенда “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең ике аргамагын һәм ике юртагын да күрдек.

Ат чабышы узачак ипподром трибуналары халык белән шыплап тулган. Ярышларны быел да бик җанлы итеп, өстәмә мәгълүматлар белән баетып оста комментаторыбыз Рифкать Сәгъдиев алып барды, шуны әйтик: ул төп мәйданда уздырылган көрәш һәм спортның башка төрләре буенча ярышларны, уеннарны да җанландырды.

Инде ипподромга күз салыйк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев, кыңгырау чылтыратып беренче ярышка старт бирә. Атлар чабышында ике юртак катнашты. Дистанциянең буеннан-буена беренче барган Анна Янилкина финишка да беренче булып килде. Ул Торнадо-Кинг Сайс кушаматлы аты белән оста идарә итеп тамашачыларны шаккатырды, аларның беренче караштан мәхәббәтен яулады.

Икенче чабышта өч юртакка старт бирелде. Финалчылар арасында кабат Анна Янилкина беренче булды. Икенче урында – Берлиоз кушаматлы аты белән Дмитрий Булыгин (Алексеевск бистәсе). Түбән Әлкидән Мозаффар Ишмуратов “Посыльный” кушаматлы юртагы белән өченче урында.

Менә аргамаклар ярышы башлана. Атка атланып чабуны яратып тамаша кылучылар бик күп икән бездә. Аргамакларга старт бирелүгә тамашачылар чын күңелдән җан атып, атлар узган һәр метрны күреп калырга тырыштылар. Авыл атлары узышын күзәтү үзе бер ләззәт бирә. Беренче төркем әйләнештә аргамаклар бергәләп, оешыбрак чаптылар. Финишка җитәргә берничә йөз метр ара калгач алар төркеменнән Олег Синкин үзенең Талисманы белән кинәт алга ыргылды. Көндәшләрен 150-200 метрлап артта калдырып, бу пар финишка беренче булып килеп җитте.  Олег эшмәкәр, ат “җене” кагылган Марат Гобәйдуллин аргамагында узыша. Талисман  берничә ел инде үзенең җайдагын Сабантуй җиңүчесе ясап килә. Атка алты яшь, ул әле безне күп тапкырлар җиңү белән сөендерер. Ярышларда икенче, өченче урыннарны Түбән Әлкидән Ринас Сираҗев һәм Салават Исхаков бүлештеләр.

Тагын бер якташыбыз, атлар белән җитди мавыгучы Базарлы Матак егете Фаил Сибагатов ярымтокымлы атлар чабышында беренче урынны яулады. Үзенең 2011 елда дөньяга килгән Галочкасы белән матур тамаша күрсәтте ул.

Икенче булып финишка әле өч кенә яшьлек аты Сабина белән Салават Исхаков килеп җитте. Ул Түбән Әлкидән. Татар Борнае авылыннан Радик Гәрәев өченче урынны яулады.

Ярышлар программасында быел да “Авыл егетләре” номинациясе бар иде. Егетләр тиз арада атны арбага җигеп, аңа авыр капчыкларны төяп билгеләнгән дистанцияне үтәргә тиеш. Бу бәйгедә Түбән Әлкидән Ринас Сираҗев иң өлгере булып чыкты. Икенче урында аның авылдашы Мозаффар Ишмуратов.

Ат ярышлары оешкан төстә, имин узды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Хәер, узышларда катнашкан һәркем быелгы Сабантуй бүләгенә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев