Әлки районында авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куелды
Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую – аны нәтиҗәле файдалануның бик мөһим чарасы.
Җир эшкәртү, чәчү, уңышны җыеп алу техникасы сезонлы гына эшләтелә. Ул елга ике ай эшли, күп вакыт басып тора.
Машиналар ябык бинада, өсте ябулы мәйданда яисә ачык һавада саклана. Бу мәйданнарга урнаштырылган техника өчен аерым таләпләр бар.
Авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую алдыннан аларны әйбәтләп чистартырга, юарга кирәк. Аннан комбайн яисә тагылма агрегат күтәрмәгә бастырыла. Көпчәктәге һава басымы киметелә, ярылмасын өчен агартыла. Күп кенә детальләр, каешлар салдырыла һәм саклауга куела. Ярылмасын өчен көпшәләрне махсус кәгазь, кайбер узелларны полиэтилен белән төреп куярга кирәк. Бу аларга кар-яңгыр үтмәсен өчен эшләнә.
Гади, әмма бик тә мөһим чаралар болар, һәм аларны һәр хуҗалыкта кулланырга кирәк. Бар таләпләрне дә үтәп сакланган техника алдагы авыл хуҗалыгы эшләрендә ватылмыйча, ышанычлы хезмәт итәчәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре безнең район хуҗалыкларында машиналарның кышкы саклауга куелышына бәя бирделәр. Министрлык комиссиясе “иң әйбәт” дигән бәяне “Востокзернопродукт” җәмгыятенең Үзәк Әлки филиалына бирде. “Хузангай” җәмгыяте икенче урынны алган, Көньяк Әлки филиалы өченче урында.
Хуҗалыкларда язгы кыр эшләрендә кулланылачак авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүгә керештеләр инде. Җир эшкәртү техникасы, чәчкечләр җентекләп ремонтланган булырга тиеш. Хуҗалыкларда 2464 тырма бар, бүгенгә аларның 1586 сы төзекләндерелгән. Ә “Востокзернопродукт”ның Салман отрядында булган 90 тырманы да инде ремонтлап куйганнар. Бу эшне тимерче Ильяс Гобәйдуллин үзенә хас җаваплылык белән сыйфатлы итеп башкарган. Шулай ук Алпар отрядында да тырмаларны язгы кыр эшләренә тулысынча әзерләгәннәр. Биредә бу мөһим эшне тәҗрибәле тимерче Рәис Нәҗмиевкә йөкләгән булганнар. Ташбилге отрядындагы 130 тырма да әзерлек сызыгында. Аларны ярдәмчесе Җәмил Сафиәхмәтов белән бергәләп хуҗалык тимерчесе Ринат Зиннәтуллин тиз һәм сыйфатлы итеп төзәтеп куйганнар. Башка хуҗалыкларда да тырмаларны ремонтлыйлар.
Районда 85 чәчү агрегаты булса, бүгенгә шуларның 42 се төзәтелгән. Культиваторларның (алар бездә 121 данә) 35 проценты әзерлек сызыгына куелган.
Бер үк вакытта хуҗалыкларда бөртек суктыру комбайннарын да яңа сезонга әзерли башладылар. Быелгы уракта 85 комбайн катнашкан, аларның 21 е соңгы культураларны суктыруга – көнбагыш, бөртек өчен кукуруз уңышын җыюга җәлеп ителгән булган. Механизаторлар куллары аша 42 комбайн үтеп, яңа сезонда эшләтергә әзер хәлгә китерелгән.
Шулай итеп, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре киләсе елга әзерләнә дә башладылар. Бу язгы кыр эшләрен, башка агрочараларны сыйфатлы итеп башкару өчен ныклы нигез булачак.
Азат Низамиев әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев