Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

 Әлки районында азык хәзерләү темпы югары

 Районда азык хәзерләү  темпы югары. Бу турыда республика киңәшмәсендә дә безне мактадылар.

 

Татарстан президенты  Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеокиңәшмәдә терлек азыгы хәзерләү мәсьәләсе каралды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры Марат Җәббәров Әлки районын азык хәзерләүдә республикада лидерлар исемлегендә атады.

    Быел купьеллык үләннәр күкрәп үсте. Алар кырларда билдән булып күтәрелгән. Аксымга бай вакытында аны тизрәк җыеп алып, сенаж өчен базларга салу бурычы куела. Ә аксым маллар өчен бик тә мөһим. Бигрәк тә кышкы чорда.

    Узган кышлату терлекчелектә авыр узды. Ел коры килгәч азык күләме дә чамалы булды. Ярый әле алдагы елдан калган запас бар иде. Шуны да истә тотып быел кимендә ел ярымга җитәрлек сенаж, силос һәм печән хәзерләү бурычы куела.

      Без Көнчыгыш Әлки территориаль  идарәсе механизаторлары янында булып кайттык. Алар Камка отряды маллары өчен сенаж салырга керешкәннәр. Камкада 450 баштан артык симертүдә мөгезле эре терлек бар. Без идарә җитәкчесе Айрат Нуруллин белән очрашып сөйләштек.

   - Бу азык утарына 2500 тонна сенаж салачакбыз. Ике көн элек эшкә керешкән идек. 1 мең тоннага якын яшел масса базга салдык. Дөрес, хәзер эшли торган кырда купьеллык үлән сирәкләнгән. Әлеге кырда үлән картаеп бара. Киләчәктә аны яңартасы булыр. Иң мөһиме - тизрәк аны җыеп алып базларга саласы,-ди җитәкче.

 Кырдан кайткач яшел массаны, базда тәҗрибәле механизаторлар К-700 траторында Альберт Сәлахов һәм “ Магкорн” да Мөнир Әхмәтшин тигезләп, тыгызлап торалар.

  Альберт Иска Камкадан. Ул гомере буе зур йөгәрлекле К-700 тракторында хезмәт куйган. Иптәшләре әйтүенә караганда, ул бу зур тракторны күзен йомып сүтеп җыя ала икән инде. Менә хәзер эшли торган  К-700 тракторына да  ике дистә  ел булып килә.  Сенаж базында бик тә мөһим эшне –сыйфатлы итеп тыгызлау хезмәтен башкара ул.

      Мөнир Әхмәтшин - Бибай Чаллысы авылының мактаулы механизаторы. Ул “Магкорн” тракторы артына яшел массаны тыгызлый торган махсус   агрегаты таккан. Шуның белән көн әйләнәсе базда эшли ул.

     Әнә кырдан КамАЗ әрҗәсен биек  итеп күтәртеп ясаган Рифат Сафин кайтты.  Минут өчендә ул ваклатылган үләнне бушатты да янә кырга ашыкты.

    Биредә күпме масса азык утарына кергәнне Әмир Галиев төгәл итеп алып бара. Әйтик, кичә егетләр 500 тоннага якын яшел массаны сенаж итеп базга салганнар.

    Без күпьеллык үлән басуына юл тотабыз. Ара якын түгел икән – Алпар кырлары чигендә үк.  Монда “Ягуар” комбайны белән Ирек Зарипов теземнәрдәге үләннәрне ваклатып машинага төятеп бара. Әнә Карамалы авылыннан үз КамАЗы белән ярдәмгә килгән Раил Муртазинның машина әрҗәсе тулды. Аны комбайн янәшәсендә баручы Илгизәр Шарапов алыштырды.

     Илгизәр Әхмәт авылы егете. Елның- елында үз КамАЗы белән                            “Востокзернопродукт” ка ярдәмгә килә. Шулай җәй башында сенаж салуда  эшләсә, аннан бөртеклеләр урагында катнаша, соңрак силос салу, көнбагыш суктыруда эшләп кара көзгә кадәр хезмәт куя ул.

      Кырдан Камка отрядына массаны ташуда Рәшит Сафин да үзенең “МАЗ” ы белән ярдәмгә килгән. “Рәшитнең машинасы үзе белән бер яшь дип” иптәшләре шаярта. Мин чынлап та шулаймы?- дип сораган идем дә. Ул;- 30 ел элек сатып алган иде бу машинаны. Ул инде иске иде. Менә шулай бергә картаябыз,- ди шаян телле Рәшит Сафин.

    Алпар егете Рифкәт Галимов та елның елында “Восток” ларга үз йөк машинасы белән ярдәмгә килә. Бик тырыш, булган шофёр диләр үзен.

      “Востокзернопродукт” тан Габделәхәт Хәбиров та мактаулы шофёрларның берсе. Аның КамАЗы өчен дә тынгысыз чор башланды.

    Ут үләнен теземнәргә егарга Биләрдән ике комбайн килгән. Аннан тагын бер комбайн үләнне ваклату өчен ярдәмгә җибәрелгән булган. Кызганыч, иң  кызу чорда Евгений Мясниковның комбайны ватылып киткән. Аны тизрәк ремонтлап кырга чыгару өчен тырышалар Камка отрядында.

   Егетләр маллар өчен кыйммәтле азык әзерләүнең мөһимлеген аңлап эшлиләр. Шөкер һава торышы да алрга бу эшне югары темпта башкарырга мөмкинлек бирә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев