Әлки районында бер көндә 240 гектарда көнбагыш суктырып алганнар
Менә ничә еллар инде районда бөртеклеләр уңышын җыеп алганнан соң, көз кергәч, икенче урак – соң өлгерә торган культураларны суктыру башлана. Июль-август айларындагы урып-җыю белән чагыштырганда соңгысы күпкә катлаулырак та, күп көч һәм игътибар да таләп итә.
Быел районда соң өлгерә торган культуралар 20 мең 821 гектар тәшкил итә. Бу тулы бер урак чоры мәйданы дигән сүз.
Шуның 2639 гектарда игелгән рапс культурасы тулысы белән җыеп саклауга куелды. Көнбагыш урагы башланганга айдан артык вакыт узды. Ул бездә 12033 гектарда үстерелгән иде. Комбайнчылар әлеге май культурасының 9 мең гектарын җыеп алдылар. 20 октябрьдә, һава торышы коры торганда, механизаторлар 240 гектарда көнбагышны суктырдылар. Уңыш көнбагыш өчен шактый тотрыклы – гектардан уртача 13,8 центнер тәшкил итә.
Ә менә кукурузны бөртеккә суктыру буенча хәйран эшлисебез бар әле. Бу культура быел 6149 гектарда үстерелде. Чынлыкта кукуруз урагы әле башланып кына килә. Аның бары 434 гектары суктырып алынды. Уңыш гектардан уртача 56,2 центнер чыгып бара.
Бер үк вакытта район хуҗалыкларында кукурузны силоска салу эшләре дәвам итә. Бүгенгә 75 мең тоннага якын яшел масса саклауга куелды. Механизаторларыбыз әлеге сусыл азыкны көнгә 1 әр мең тонна салып баралар. Кукурузны силос өчен тагын 2,5 мең гектарда урасы калды.
Хуҗалыкларда туңга сөрү эшләре дә соңгы вакытта активлаша төште. Быел басуларны тирән эшкәртүгә игътибар күбрәк бирелә. Көннәр шулай матур торса, планда каралган 52,4 мең гектар җирдә тулысы белән туңга сөрү үткәрү мөмкинлегебез бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев