Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бер йорттан өч буын вәкилләре сайлады

763 нче Әхмәт сайлау участогында  сайлауларның беренче көнендә үк РФ Дәүләт Думасы депутатларын шушы авылда яшәүче Таҗиевлар өеннән берьюлы өч буын вәкилләре сайлады.

 

Хезмәт ветераннары, гомерләрен авыл хуҗалыгында эшләп, гел макталып килгән тракторчы Рифкать абый белән савымчы Фәридә апа уллары Мөнир гаиләсе белән бер йортта яшиләр. Инде 18 яшьләрен тутырган оныклары Айрат белән Азат та сайлауда катнаштылар быел.

Әхмәт сайлау участогында 306 сайлаучы исемлеккә кертелгән. Аларның 17 се Йолдыз бистәсендә яши.

Бу участокта иң беренче булып пенсионер Рәшит Мостафин тавыш бирде. Ул: “Кулларым җиңел булсын, Думага гадел фикерләүче кешеләр сайлансын!” дия-дия беренче бюллетеннәрне урнага төшерде. Аңа сайлау комиссиясе рәисе Лилия Хәйруллина символик бүләк тә тапшырды.

Быел 18 яшьләре тулган биш егет һәм кыз сайлауда беренче тапкыр катнашалар. Болар – Фәнил Низамиев, Рамазан Бакиров, Данил Мәрдиев, Рәзилә Шәйхетдинова һәм Рәзилә Махбибуллина. Алар барысы да студентлар. Тавыш бирергә ял көне кайтабыз дип хәбәр иткәннәр туганнарына. Гомерләрендә беренче тапкыр сайлауларда катнашучыларга шулай ук истәлекле бүләкләр дә әзерләгәннәр. Ә менә авылның иң өлкән яшьтәге кешеләре Нурәхмәт Хәмитов (93 яшь) һәм 91 яшьлек Саҗидә Яһудина өйдән торып сайларга теләк белдергәннәр.

Көндезге сәгать 11 гә Әхмәт авылында 40 сайлаучы тавыш бирергә өлгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев