Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Без коррупциясез дөнья яклы!” дигән яшьләр форумы үткәрелде. ФОТО

​​​​​​​10 декабрьдә Балалар иҗат йортында “Без коррупциясез дөнья яклы!” дип исемләнгән яшьләр форумы узды.

 

Җанлы аралашу, фикер уртаклашуга корылган әлеге чарада район оешма-учреждениеләрендә хезмәт куючы егетләр-кызлар, Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең өлкән сыйныфлар укучылары, Алексеевск агрокөллиятенең район филиалында белем алучы яшьләр катнашты.

Форумга килгән яшьләрне район башлыгы, коррупциягә каршы район комиссиясе рәисе Александр Никошин сәламләде.

–Сез тиздән мөстәкыйль тормыш юлына аяк басарсыз,– диде ул. –Коррупциянең нинди яман нәрсә булуын яхшы аңласагыз иде. Дәүләтнең нигезләрен какшатучы бу куркыныч күренешкә каршы көрәштә сезнең ролегез бик зур.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ландыш Шакирова залда утыручы яшьләргә коррупция төшенчәсенең мәгънәсен сорап мөрәҗәгать итте. Билгеле, егетләр һәм кызлар әлеге мәсьәләдән шактый хәбәрдар.

–Коррупция – ришвәт бирү ул!

–Үзеңнең хезмәт урыныңнан шәхси мәнфәгатьләрдә файдалану,–кебегрәк җаваплар яңгырады.

Коррупция фактлары чагылыш тапкан фильмнар да форумда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Әйтик, медицина уку йортында белем алучы студент укытучыга ришвәт биреп, сынавын ансат кына тапшыра. Күпмедер вакыттан соң бу укытучының якын кешесе чирләп китеп, хастаханәгә эләгә. Теге студент инде табиб булып эшли икән. Хастаны ул кабул итә. Әмма, белеме ташка үлчим булганлыктан, дөрес диагноз куя һәм тиешле ярдәмне күрсәтә алмый. Ришвәтчелекнең нәтиҗәсе аяныч – надан табиб кулында авыру хатынның гомере өзелә...

Яшьләр алдында район прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина, район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Денис Шипигин, яшь педагог Алмаз Хәмитов, Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Гүзәл Закирова чыгыш ясадылар. Алар барысы да егет-кызларны битараф булмаска, намуслы яшәргә өндәделәр.

Ахырдан коррупциягә каршы үткәрелгән төрле бәйгеләр җиңүчеләре Дипломнар белән бүләкләнде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев