Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген Мәңгелек ут янында “Беркем дә, берни дә онытылмады” дигән митингта Билгесез солдатны искә алдылар

3 декабрьдә билгеләп үтелүче Билгесез солдат көне уңаеннан район үзәгендә “Беркем дә, берни дә онытылмады” дигән митинг булды.

 

Бу истәлекле датаның төп максаты – сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган совет, Россия сугышчыларының үлемсез батырлыгын һәм алар турындагы хәтерне мәңгеләштерү. Мәңгелек ут янында узган митингка сугыш һәм хезмәт ветераннары, авыл халкы, мәктәп укучылары җыелды. Халык алдында чыгыш ясап, район башлыгы Александр Никошин яу кырында башларын салган, хәбәрсез югалган дип саналган  сугышчы якташларыбызның исемнәрен ачыклау юнәлешендә район мәктәпләрендә җитди эшләр алып барылуын әйтте, бу мөһим һәм катлаулы хезмәт белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт белдерде.

Митингта район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков, район ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин чыгыш ясадылар. Базарлы Матак мәктәбе укучылары күрсәткән тирән эчтәлекле монтаж да дулкынландыргыч булды. Бер минут тынлык белән яу кырында һәлак булган солдатларны искә алдык. Аннан Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә тере чәчәкләр салынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев