Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген Ватанны саклаучылар көне уңаеннан митинг булды. Фото

Бүген район үзәгендә Азат итүче солдат һәйкәле янында Ватан сакчылары көне уңаеннан митинг булды.

Фоторепортаж

Митингка җыелган барлык әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин бәйрәм белән тәбрикләде. Әлеге чарада ветеран якташларыбыз да катнашты. Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков  мәктәп укучыларын туган илгә тугры булып үсәргә һәм яшәргә өндәде.

Бер минутлык тынлык белән яу кырында ятып калган солдатларны искә алдылар. Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә кызыл кәнәфер чәчәкләре салынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев