Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бу атнада урып-җыю эшләре башланды

Сәгать сукты! Районда бу атнада урып-җыю эшләре башланды.

  Быелгы уракның беренче олаулары “Хузангай”, “Кызыл Шәрык-Агро”, “Яшь көч” җәмгыятьләре амбарларына кайтты. 

 

Без “Яшь көч” кырларына барып, урып-җыю эшләре белән танышып кайттык. Икенче көн инде комбайннар икмәк суктыра. Алдынгы комбайнчы буларак районга данлы Ришат Әсәтов иртә таңнан басуда. 
– Биредә уҗым бодае чәчкән идек, ул беренче булып өлгерде. Бөртек бик коры, шуңа күрә аны турыдан-туры суктырабыз, – ди тәҗрибәле механизатор.
Сүзгә басудан бөртек ташып торучы Ренат абый Таҗиев та кушыла: 
– Кичә амбарга 15 тапкыр бөртек кайтардым. Ындыр табагына кергән һәр олауны чистартып, саклауга салып баралар. Көннәр генә аяз торсын, эшләве дә рәхәт бит, – ди гомерлек шофер Ренат абый. Лаеклы ялда булса да, ул әле эшләвен дәвам итә. Хәер, аны пенсионер димәссең дә, ут чыгарып эшли. 
“Яшь көч” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов районда иң тәҗрибәле, үз урынында иң озак эшләүче җитәкче санала. Әле 50 яшьтә генә булса да, шушы хуҗалык белән 20 елдан артык җитәкчелек итә инде ул. “Яшь көч”  – инвесторларсыз эшләүче бердән-бер хуҗалык ул бездә. Җитәкченең булдыклылыгы, оештыру сәләте, тәҗрибәсе хуҗалыкны уңышлы алып барырга, халыкны эшле итәргә  мөмкинлек бирә. Улы Адель дә кул астына кергән, әтисенең ышанычлы ярдәмчесенә әйләнгән. Ул авыл хуҗалыгы белгечлеге үзләштерә, ә җәйләрдә әтисенә ярдәмгә кайта. 
Яңа уңыш кабул итүгә хуҗалыкның амбарын да әйбәтләп әзерләгәннәр. Бөртек чистарту агрегатларын Югары Кәчидән Виталий Евстафьев бригадасы төзәтеп куйган.  “Бик тырышлар егетләр, техниканы әйбәт беләләр”, – ди Фәнис Хәмитов. Осталар биредә берничә ел эшли икән инде. 
“Яшь көч”  җәмгы-ятендә көзге культуралар быел 520 гектар мәйдан били. Хуҗалык механизаторлары игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен тырыша бүген. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев