Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында булган юл авариядә Лада шоферы һәлак була

Быелның өч аенда район юлларында ике автомобиль һәлакәте теркәлгән.

  Аларда бер кешенең гомере өзелгән, тагын бер кеше авыр җәрәхәтләр алган. Бу турыда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышында эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин әйтеп узды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов алып барды.

...14 мартта кичке 6 сәгать 50 минутларда Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлының 62 нче километрында ВАЗ автомобилен йөртүче, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген арттырып, каршы як юлга чыга һәм “Лада” автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә бер гаепсез кеше – Лада шоферы, өч тәүлек буе яшәү өчен көрәшеп, район хастаханәсендә җан бирә.

Икенче очрак ел башында – 4 гыйнварда булган иде. Автомагистральнең Чуаш Кичүе борылышында җәяүле юлны аркылы чыкканда аны машина бәрдерә. Шөкер, ул исән кала, әмма тән җәрәхәтләре ала.

Ришат Насыйбуллин әйтүенчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре беренче кварталда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 775 очрагын теркәгәннәр. Шул чорда 17 кешенең машиналары белән исерек хәлдә идарә итүе дә ачыкланган. Былтыр бу вакытта шундый 10 очрак теркәлгән булган.

Эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе соңгы вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләренә полиция участок уполномоченныйларының ярдәм итүләрен дә билгеләп үтте. Әйтик, шушы өч айда алар 354 кагыйдә бозу очрагын теркәгәннәр.  Узган елда бу сан 9 гына булган.

Шоферларга юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләтү буенча да шактый күләмле эш алып барыла икән. Узган елда моны эшләргә ашыкмаган 36 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Суд приставлары белән берлектә закон таләпләрен үтәмәгән берәүнең автомобиле сак астына алынган.

Ришат Насыйбуллин хокук сакчыларының юлда йөрүчеләр иминлеген үз эшләрендә төп максат итеп куюларын ассызыклады. Моңа ирешү өчен күп төрле чаралар күрелүен дә әйтеп үтте ул. Базарлы Матактагы урам юлларын ничек карап-төзәтеп торулары хакында җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов хисап тотты.

–Кышкы чорда район үзәгендәге 67 урам юлларын кардан даими чистартып тордык. Урам лампаларының төзеклеген һәрвакыт тикшереп торабыз,–диде ул.

Җитәкче юл иминлегенә ирешү максатларында Изге Троица чиркәве янында һәм “Олимп” сәүдә үзәге каршында ясалма сикертмәләр салыначагын әйтте. Көнчыгыш урамыннан Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә чаклы җәяүлеләр сукмагы да төзеләчәк икән.

Комиссия рәисе Илнур Юсупов 1 июньгә кадәр Базарлы Матактагы җәяүлеләр кичүләренең буяуларын яңартырга кушты.

Өлкән суд приставы Ольга Самарина әйтүенә караганда, быелның өч аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 10 мең сум һәм аннан да күбрәк суммада штрафлары булган 20 кешенең административ эше аларга тапшырылган. Шуларның дүртесеннән гомуми күләме 169 мең сум тәшкил иткән бурычлары тулысынча түләттерелгән.

 Утырышта шулай ук язгы чорда авыллар юлларын саклау турында да сөйләштеләр, моңа кагылышлы тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев