Әлки районында быел беренче сыйныфка 182 бала керәчәк
Яңалыклар

Әлки районында быел беренче сыйныфка 182 бала керәчәк

Мәктәпләрдә 1 сентябрьдә уку гадәти режимда башланачак.

Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдергән. Ул мәктәпләрдә онлайн уку кертелмәячәген әйткән. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева сүзләренә караганда, безнең мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек тулы куәткә бара. Күп җирдә уку кабинетларында җиңелчә ремонт ясыйлар.

Районда быел беренче сыйныфка 182 бала керәчәк.

Кызганыч, Хлебодаровка башлангыч мәктәбе (ул Базарлы Матак урта мәктәбе филиалы) яңа уку елында инде  эшләмәячәк, чөнки анда укучылар юк.   

 


Нет комментариев