Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ел башыннан бирле ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 45 кешегә карата материаллар судка юлланган

Ел башынна бирле ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 45 кешегә карата материаллар судка юлланган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штраф шул хактагы карар законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хакта һәрдаим искәртеп торса да, әлеге законлы таләпне үтәмәүчеләр бар. Андыйларга карата штраф суммасын икеләтә артырып (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) түләтү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу я булмаса 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итү каралган.

Ел башыннан бирле районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларны закон белән билгеләнгән срокта түләмәүчеләргә карата 45 беркетмә төзелгән. Суд карары нигезендә 9 кеше мәҗбүри эшләргә, 7 кеше административ кулга алуга, ә 9 кеше түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штрафка тартылган. Калган эшләр әле судта карала.

Бу хакта район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр итте. Баш автоинспектор юлда һәркемне уяу һәм сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып штарфка тартылгансыз икән, аны ике ай эчендә түләп өлгерергә кирәк. Вакытында түләмәсәң, икеләтә түлисең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев