Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында эт тешләгән бала операция өстәленә эләгә

Майның әлеге якшәмбесе Базарлы Матактагы бер гаилә өчен хәсрәт көненә әйләнә. Урамга һава суларга чыккан баланы эт тешләп, аның сәламәтлегенә зур зыян килә.

Көн бик матур, җылы була. Район үзәгендәге күп фатирлы йортта яшәүче гаиләдә (алар исемнәрен атамауны сорадылар), балалары бик сорагач, урамга  чыгып керергә рөхсәт бирәләр. Әни кеше элек тә балаларын өй каршына чыгарып, фатир тәрәзәсеннән аларга күз-колак булып тора булган.

Бу көнне сигез һәм биш яшьләрдәге уллары өйдән чыгып китеп 5 минут та тормыйлар, үксеп кайтып керәләр. Олырагының битендә җәрәхәт, ул шок хәлендә, елый да алмый, кан эчендә басып тора.

Әнисе тизрәк “ашыгыч ярдәм” чакырта. Эт баланың борынын тешләгән. Яралар бик җитди булганга, табиблар малайны кичекмәстән Казанга юллыйлар. Анда барып җитүгә балага катлаулы операция ясала. Алга таба әле тагын операцияләр булачак икән.

Баланың әти-әнисенең ниләр кичерүен, хәзер ничек кайгыруларын күз алдына китерергә була. Ярый әле эт бөтен битен умырып алмаган, дип үзләрен тынычландырмакчы да булалар.

Соңрак малайлары  хәлнең ничек булуын сөйли. Алар уен мәйданчыгына кереп тә өлгермиләр, бер зур соры эт килеп чыга да сигез яшьлек малайга ташлана. Аны аягыннан егып, өстенә атланып борынын тешләп ала. Көндезге сәгать 11 тирәсе, өй янында бу вакытта беркем дә булмый.

Ерткыч этне соңрак күреп, фотога төшереп алалар. Рәсемне  социаль челтәрләргә куеп, хуҗасын тапмакчы булалар. Әмма нәтиҗәсез. Район эчке эшләр бүлекчәсе дә зыян күргән әти-әнинең гаризасы буенча гаепле кешеләрне  ачыклый алмый.

Күп фатирлы йортларда балалар да ишле. Алар, билгеле, өй тирәсендә мәш киләләр. Пандемия белән бәйле чикләүләр беткәч, уен мәйданчыгына да чыгарлар. Тик менә күп фатирлы йортлар янында иясез этләр дә йөри. Алар шунда өелеп яткан чүпкә, ризык калдыкларына килә. Күп фатирлы йортның бер бәласе – анда чүп-чар савыты тиз тула. Көнкүреш калдыклары өелә дә, шунда этләр ияләшә.

Бала белән булган бу аяныч хәл Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетын кичекмәстән чаралар күрүгә этәрсен иде. Балалар уйнаган җирдә сукбай этләргә урын булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев