Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында фермалар өчен терлек азыгы хәзерләү эшләре бара

Районыбыз республикада иң күп маллар асраучы төбәкләр исемлегендә. Хәзерге вакытта меңәрләгән баш мөгезле эре терлекле комплекслар, маллар симертү мәйданчыклары һәм фермалар өчен терлек азыгы хәзерләү эшләре бара. .

Хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрдән сенаж салалар. Яшеллек дәррәү күтәрелде, хәйран витаминлы вакыты. Хәзер әнә шул үлән массасын тизрәк җыеп базларга салу бурычы тора. Бу эш шул ягы белән дә мөһим, беренче чабуны (укос) тизрәк – кыска вакытта җыеп алганда  аның икенче һәм өченче чабулары да иртәрәк өлгерә дигән сүз.

 

Сөт сыерның телендә

Моны “ВостокЗернопродукт”ның “Үзәк Әлки” филиалы механизаторлары да яхшы аңлый. Бүген  әлеге филиалга караган “Карга” сөтчелек комплексы азык утарында сенаж салу эшләре дәвам итә.

“Карга” – иң эре савым комплексларының берсе. Биредә 5 мең баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 1450 се савым сыерлары. Терлекчеләр эшкәртүчеләргә һәр тәүлектә уртача 40 тонна сөт озаталар. Комплекс җитәкчесе Фәнил Нуруллин әйтүенә караганда, алардагы сөтне заводлар башлыча югары сорт категориясеннән, димәк, кыйммәт бәядән сатып алалар. Ә сөт сыерның телендә, диләр. Биредә малларга туклыклы, витаминнарга бай, сыйфатлы азык ашатыла. Ул азык менә бүген – җәй башларында хәзерләнә дә инде.

 

Дүрт дистә ел тракторда

Сенаж – сусыл, маллар организмы өчен гаять файдалы азык. Сенаж салуның сыйфаты азык утарындагы базларда яшел массаны зур егәрлекле тракторлар белән тигез һәм әйбәт итеп таптатып торуга нык бәйле. Бу эшнең чын остасы дип К-701 тракторчысы  Дамир Кыямовны атарга була. Дамир – хезмәт юлының дүрт дистә елын трактор штурвалы артында үткәргән кеше. Аның бүген эшли торган тракторына 28 ел. Ышанырлык та түгел. Олыгайган бу техника бары оста куллы егетләрдә генә шулай күндәм, ватылуларсыз диярлек хезмәт итә шул. Дамир Кыямов, үзенең тракторын зурлап:

–Дөрес, аның кабинасында кыш суык, җәй кызу. Әмма ул бик гади техника. Чит ил тракторы ватылса, аны төзәтергә әллә кайлардан фәлән сумнарга белгечләр чакыртып, аларның килгәнен көтеп күпме вакытны югалталар. Ә мин үземнең тракторның теләсә кайсы узелын үзем сүтеп җыям,–ди.

Сары төстәге кибән кадәр К-701 тракторына карауга, эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновның Президент Рөстәм Миңнехановка әйткән сүзләре искә төшә:

–Россиянең К-700 тракторларына чит ил техникасы кебек әйбәт ягулык салынса, майлары вакытында алыштырылса, алар тагын да чыдам булыр һәм озак хезмәт итәрләр иде,–дигән иде ул.

Хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен әлеге трактор белән узган механизатор Дамир Кыямов та шуны исбатлый.

 

Яңа агрегат сынау үтә

“Карга” азык базасына  яшел масса төягән  КамАЗлар, зур әрҗә таккан тракторлар бер-бер артлы кайтып тора. Шуңа базда тыгызлауда берьюлы ике трактор эшли. Дамир янында Демидовкадан уңган механизатор Сергей Захаров үзенең “Атлес” тракторына төйгечләп тигезли торган (трамбовать) “Геркулец” агрегаты тагып эшли.

–Бу агрегатны районда беренче ел сыныйбыз. Аны белгечләр сенаж, силос базларын әйбәтләп тыгызлау өчен махсус уйлап чыгарганнар. Шул кечкенә агрегат яшел массаны 10 тоннадан артык авырлык белән тыгызлый. Сенаж бу техника белән эшләнгән базларда бик сыйфатлы булачак,–ди Сергей Захаров.

 

Теземнәре сикереп чыгарлык түгел

“Карга” отряды җитәкчесе Илнур Камилов белән басуда эшләүче комбайннар янына киттек.

Ут үләне үсә торган кыр азык утарыннан ерак түгел – олы юл аша гына. Димәк, яшел массаны ташучы йөк транспортына да ара якын, юлда вакыт күп узмый. Әнә кыр башында РСМ һәм МагДон чапкычлары белән Михаил Бойков һәм Илнур Гыйниятуллин эшлиләр. Алар калдырган теземнәр сикереп чыгарлык түгел – шулкадәр биек һәм киң. Ут үләне билдән һәм куе булып үскән.

Дөрес, әледән-әле килеп яуган яңгырлар эшне бераз туктатып тора. Әнә МагДон чапкычында эшләүче Илнур Гыйниятуллин (Түбән Биктимердән) да:

–Кичә аяз матур көн иде. Каяндыр бияләй кадәр генә болыт килеп чыкты да, яңгыр ишеп китте. Чапкыч бармый гына. Кырда бер сәгатьләп басып тордык та, кипшенә башлауга янә эшкә керештек,–ди.

–Яңгыр яуды дип өйгә ашыкмагансыз,–дим аңа.

–Юк, планны үтәргә кирәк бит. Көнгә 55-60 гектар чаптырсаң, акчасы да күбрәк төшә, сенажга туратучы комбайнга да эш була,–дип җаваплый Илнур.

Илнур Гыйниятуллин “Карга” отрядының алыштыргысыз механизаторы. Аның карамагында өч техника. Язгы кыр эшләре чорында “Бюллер” тракторы белән кырдан кайтып керми хезмәт куйса, хәзер әнә 9 метр киңлектәге чапкычлы комбайнга күчеп утырган. Башка вакытта МТЗ белән КУН-10 агрегаты тагып “Карга” комплексында бер тик тормый эшли ул.

 

Дүрт минутта – бер КамАЗ

Сәгыйть Мәрдиев идарә иткән “Ягуар” комбайны астына ваклаткан массаны төяргә бер КамАЗ килеп басты. Сәгатькә күз салам. Дүрт минут дигәндә әрҗәсе биек итеп күтәртелгән йөк машинасы тулды да. Аның урынына икенчесе килеп басты. Һәм көн әйләнәсе шулай.

Яшел массаны азык утарына кергәнче Зөлфия Әбүзәрова үлчәп тора. Ул бу эштә беренче генә ел түгел. Хезмәтен төгәл итеп, яратып башкара.

–Мин чыгыштырып карадым – быел без сенаж салуга былтыргы белән чагыштырганда нәкъ 15 көнгә алданрак керештек. Былтыр беренче көннәрдә 150 тонна гына масса кергән булган. Быел 360 тонна белән башладык. Икенче сенаж комбайны төшкәч көнгә 700 тоннага җитәр әле,–ди Зөлфия ханым.

–Масса ташуда әйбәт эшләүчеләрне әйтегез әле,–дим аңа.

–Алар безнең барысы да тырышлар, берсен әйтеп берсен калдыра торган түгел,–ди Зөлфия Әбүзәрова.

Басу белән азык утары арасында дистәләгән рейс ясаучы КамАЗ шоферлары Зөлфәт Гайфуллин, Әхәт Нуруллин, Илнар Саматов, Рәшит Гыймадиев һәм зур әрҗәле тракторда эшләүче Александр Мизюков – барысы да алтындай егетләр икән. Әнә бит өч көндә алар мең тонна йөкне кырдан базга ташырга өлгергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев