Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында февральдән 1 нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар алына башлый

Февральдән балаларны 1 нче сыйныфка кертү буенча гаризалар кабул итү башлана.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сүрия Вәлиева әйтүенчә, быел районда 1 нче сыйныфка 200 тирәсе бала кабул ителәчәк. Мәктәпләргә гаризаларны электрон төстә дә тапшырырга мөмкин.

Гаилә кодексына һәм “РФдә мәгариф турында” Законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, хәзер бертуган балалар бер үк бакчага йөрергә, бер үк мәктәптә укырга хокуклы. Хәер, безнең район өчен бу моңа кадәр дә проблема түгел иде.

2020 елда шулай ук белем бирүнең яңа стандартлары расланырга тиеш. Быел  мәктәп формасының илкүләм стандартын булдыру да планлаштырыла. Сүз уңаеннан, бездә һәр мәктәптә укучылар өчен бердәм форма булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев