Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында газ тутыру станциясе ачылачак

​​​​​​​Тиздән Апак авылы янында метан газы тутыру станциясе ачылачак. Бу турыда станция төзетү белән шөгыльләнүче “Атлант” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Адель Хәсәнов хәбәр итте.

Аның әйтүенә караганда, Әлки җирендәгесе районнарда төзеләчәк дүртенче станция булачак. Метан газы ягулык буларак арзан санала. Ул техниканың эшләү вакытын озынайта. Аның экологиягә дә зыяны бик аз.
Россиядә транспортны газ ягулыгына күчерү буенча дәүләт программасы эшли. Техникага газ белән эшли торган җиһаз куйдыру чыгымнары федераль программа нигезендә өлешчә субсидияләнә.
Апак авылы янында ачылачак станция клиентларын сыйфатлы  ягулык белән тәэмин итәчәк. Станциягә иң заманча җиһазлар урнаштырылган. Декабрь аенда газ станциясе кулланучыларга хезмәт күрсәтә башлый.
Моңа кадәр исә безнең район өчен иң якын метан газы тутыру станциясе Алексеевск районында иде. Апактагы яңа станциядә электр автомобильләренә хезмәт күрсәтү җайланмасы да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев