Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Җиңү көненә багышланган төбәкара турнирда биш өлкәдән 270 каратэчы көч сынашты

Шушы арада “Алинә” универсаль спорт залында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап киокусинкай каратэ буенча төбәкара турнир үткәрелде. Әлеге зур бәйгедә Татарстаннан, Ульяновск, Удмуртия, Мари иле, Оренбург өлкәләреннән 270 спортчы көч сынашты.

Менә турнирда катнашучылар әлеге спорт ярышларының гимнына әверелгән музыка астында татамиларга тезелеп бастылар. Яшь спортчыларны, бәйгене оештыручыларны, җанатарларны сәламләү өчен сүз район башлыгы Александр Никошинга бирелде.

–Шундый зур бәйгене безнең Әлки җирендә  үткәрергә карар кылган өчен Татарстанның Киокусинкай федерациясенә рәхмәтемне җиткерәм,–диде Александр Федорович. –Соңгы елларда районыбызда киокусинкай спорты бик популярлашты. Яшь каратэчыларыбыз төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә саллы җиңүләр яулый. Бездә әлеге спортның үсүендә район благочинные, тренер Андрей Зиньковның хезмәте һәм тырышлыгы зур. Бүген сезне кабул иткән Әлки – авыл хуҗалыгы районы. Хәзер басуларда актив төстә язгы кыр эшләре бара. Сезгә исә спортта да, тормышыгызда да бары уңышлар телим.

Александр Никошин районда спортны үстерүгә куйган хезмәтләре өчен ТР Киокусинкай федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Аннан бәйге башланып китте. Ярышлар берьюлы ике татамида барды. Үзебезнең малайлар һәм кызларның көрәшүләрен күзәтү бигрәк тә кызыклы булды. Яшь каратэчыларыбыз бу юлы да безне зур җиңүләре белән сөендерделәр. Андрей Зиньков җитәкчелегендә шөгыльләнүче 9 бала – алтын, 4 есе – көмеш һәм 2 бала бронза медальләр яуладылар. Безнең бик өметле яшьләребез үсеп килә. Бу бәйге моны тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев