Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иртә культуралар чәчү төгәлләнде

Районда иртә культуралар чәчү тулысынча төгәлләнде. Игенчеләребез 6800 гектарда арпа, 5500 гектарда бөртек өчен кукуруз, 2600 гектарда рапс, 891 гектарда солы чәчтеләр.

Бу көннәрдә механизаторлар яшел масса өчен кукуруз чәчәләр. Районда терлекләр саны күп булганга, әлеге культураны мулдан үстерергә кирәк. Быел кукуруз яшел масса өчен 7100 гектарга якын мәйданда игеләчәк. Шуның 3 меңнән артыгында инде чәчү эшләре башкарылды. Шулай ук көнбагыш чәчү дә төгәлләнде. Әлегә кыйммәтле культура 11 мең 300 гектарда үстереләчәк.

Кызганыч, яз башында районда 4 мең гектардан артык мәйданда уҗым культуралары  зур зыян күрде. Сабан эшләреннән тыш, әнә шул үсентеләр һәлак булган кырларда да өстәмә чәчәргә туры килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев