Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кайбер авылларда составында наркотик булган кыргый киндер үсемлекләре аеруча еш ачыклана

Составында наркотик булган кыргый киндер үскән урыннар әледә-әле ачыкланып тора. Ә бит авыл җирлекләре җитәкчеләре бу мәсьәләне даими күз уңында тотарга, әлеге үсентеләрне кичекмәстән юк итү чарасын күрергә тиешләр. Наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында бу хакта эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Денис Шипигин сөйләде. Ул шулай ук кыргый киндер үсемлекләре аеруча еш табылган авылларны атады.

Утырыш эше белән комиссия рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.

–Без матбугат чараларыннан да, социаль челтәрләрдән дә яшьләрнең наркотиклар тозагына эләгүе очракларының артуы хакында укып-танышып торабыз. Бу афәт авыл җиренә кагылмый дип әйтергә бернинди нигезебез юк. Наркотиклар кулланып исәптә торучылар үзебезнең районда да бар. Шуңа без бу проблемага игътибарны киметмәскә, балаларны аннан араларга тиешбез. Тулы түгел, имин булмаган гаиләләрдә, начар шартларда яшәүче балаларны аерым контрольдә тоту зарур,–ди Александр Никошин.

Денис Шипигин әйтүенчә, 9 сентябрьдән район территориясендә “Мәк” оператив-профилактика операциясе башланган. Бу чараның төп максаты – законсыз үстерелүче һәм кыргый наркотиклы үсентеләрне ачыклау һәм юк итү, шулай ук әлеге үсемлекләрне  җыючы, кулланучы һәм сатучы бәндәләрне тоткарлау, фаш итү.

Шуны искәртергә кирәк, составында наркотик һәм психотроп матдәләр булган үсемлекләрне, аерым алганда мәк һәм киндерне үстерү закон белән тыела. Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Бу мәсьәләдә халыкның да уяу булуы һәм активлык күрсәтүе мәслихәт. Киндер, мәк үскән урыннарны яисә аларны җыючылар хакында беләсез икән, кичекмәстән район эчке эшләр бүлекчәсенә хәбәр итү зарур. Монда анонимлык саклана.

Денис Шипигин сүләренә караганда, кыргый киндернең күбрәк Базарлы Матак һәм Түбән Биктимер авыллары арасында, Юхмачы һәм Чиябаш тирәсендә, Иске Тахтала ягында үсүе ачыкланган. Андый һәр очрак буенча авыл җирлекләре башлыкларына күрсәтнамәләр юлланган. Җирлек җитәкчеләре кыргый киндер үсентеләрен тиз арада юк итү чарасын күргән.

Денис Шипигин наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр хакында да сөйләп узды. Әйтик, сентябрь аенда хокук сакчылары 26 яшьлек егетнең бер килограммга якын киптерелгән наркотик саклавын ачыклаган. Ул аны үзе үстереп, киптереп, файдаланырга я сатарга  ниятләгән булган. Әлеге бәндә җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Июльдә исә шундый хәл була. Базарлы Матакта яшәүче ир-ат үзен сәер тотуы белән полиция хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итә. Тикшерү өчен хастаханәгә юллагач, аның наркотик матдә кулланган булуы ачыклана. Кесәсеннән дә наркотиклы үсемлекләр салынган кечкенә генә төргәк табыла. Бу очрак буенча да җинаять эше кузгатылган.

Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча хокук сакчылары район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре белән кулга-кул тотынып диярлек эшлиләр. Комиссия утырышында ясаган чыгышында  баш табиб Светлана Одушкина хастаханәнең наркология кабинетында наркотик һәм психотроп матдәләр кабул итү сәбәпле 11 кешенең исәптә торуын әйтте. Шуларның берсе бездә пропискада булса да, үзе Яр Чаллы шәһәрендә яши икән. Медицина учреждениесенә ЮХИДИ инспекторлары  һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан быел 34 кеше алкоголь һәм наркотиклар куллануны ачыклау өчен юлланган. Наркотикларга тест җиһазлары кыйммәт торса да, хастаханә алар белән тиешенчә тәэмин ителгән.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова мәктәпләрдә наркотикларга каршы профилактика эшенең ничек алып барылуы белән таныштырды. Балаларны мөмкин кадәр төрле түгәрәкләргә, секцияләргә җәлеп итеп, аларның кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләнергә буш вакытлары калмасын дип тырышабыз, ди ул.

Александр Никошин балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциядә исәптә торучы балалар белән җитди эшләргә кирәклегенә басым ясады. Ул бу укучыларны җәмәгать тәрбиячеләре тарафыннан шефлыкка алуның нәтиҗәле буласын искәртте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев