Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында керем һәм чыгымнары, мөлкәтләре турында 108 кеше декларация тапшырган

Районда быел керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре турындагы мәгълүматларны 108 кеше тапшырган.

 Ә бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган егетләр-кызлар булачак профессияләрен сайлый. Максатчан юллама белән укырга кергән яшь белгечләрнең һичшиксез эшкә районга кайтуына ирешергә кирәк. Бу һәм башка мәсьәләләр коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча район утырышында каралды.

 

Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Аның эшендә район прокуроры Руслан Гыйзәтов катнашты.

Комиссия утырышында беренче итеп күп функцияле үзәк базасында хезмәт күрсәтүгә контрольлек итү мәсьәләсе каралды, моның коррупциягә каршы торуда мөһим чара булуы турында сүз барды. Бу хакта дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкнең район филиалы җитәкчесе Наилә Арсланова сөйләде.

Күп функцияле үзәк соңгы вакытта халыкка 257 юнәлештә төрле хезмәтләр күрсәтә. Ел башыннан район филиалына әлкилеләрдән 1200 гариза кергән. Алар барысы да закон белән билгеләнгән вакытта каралган. Бу да коррупция элементларына урын калдырмауның бер алымы.

 

Муниципаль милектәге җир участокларын һәм бүтән күчемсез мөлкәтне милек итеп һәм арендага бирү нәтиҗәләре хакында район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алексей Сорин чыгыш ясады. Ул арендага бирелгән җир һәм мөлкәтнең нәтиҗәле файдаланылуына контрольлек итү, аренда түләвен вакытында башкармаучылар белән эшләү хакында бәян итте.

Александр Никошин кайчандыр сөрү җирләрен арендага алып, аны еллар буе эшкәртмичә, чүп үлән белән каплануына юл куйган кешеләрдән әлеге җир кишәрлекләрен кире алырга кирәк, дигән фикер әйтте.

–Районда бит күп терлек асрап, маллар өчен азык үстерергә җир сорап йөрүчеләр байтак. Кулланылмыйча тик яткан басуларны законнар нигезендә шундыйларга тапшыру зарур,–ди башлык.

 

2020 елдагы керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм милек характерындагы бурычлар турындагы мәгълүматлар тапшыру вакыты бу елның 30 апрелендә төгәлләнде.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алсу Хәйруллина хәбәр итүенчә, бездә 57 муниципаль хезмәткәр, 42 район советы депутаты, 5 авыл советы депутаты (алар 2020 елда милек сатып алган булганнар) декларация тапшырган. Тагын 113 депутат уведомление тапшырганнар.

–Керемнәр турындагы белешмәләрдәге бозуларның күпчелеге банкларда ачылган счетлар турында төгәл мәгълүматлар күрсәтелмәү белән бәйле,–ди Алсу Хәйруллина.

Шулай ук үз исемнәренә теркәлгән транспорт чараларын, башка мөлкәтне күрсәтми калдыру очраклары бар икән. Ә бит болар бик җитди хата санала.

–Муниципаль хезмәткәрләргә, депутатларга керемнәр-чыгымнар турындагы белешмәне имзалары белән беркеткәнче аның төгәллеген кат-кат тикшерү кирәк,–ди Александр Никошин.

 

Бүген районның күп тармаклары  белемле яшь кадрларга кытлык кичерә. Ә бит максатчан юллама белән, дипломлы белгеч булып районга эшкә кайтырга йөкләмә алып укырга китүче егетләр-кызлар байтак. Тик менә югары яисә  махсус урта уку йортларын тәмамлагач аларның күбесе шәһәрдә калу ягын карый. Нинди генә сәбәпләр эшкә җигелми. Югыйсә бит максатчан юллама алып укырга керүнең үз тәртипләре бар. Бу хакта  комиссия әгъзалары алдында район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева сөйләде.

Район башлыгы Александр Никошин бу җәһәттән таләпләрне катгыйландыру зарурлыгына басым ясады. “Максатчан юллама буенча укырга керүче һәр егет һәм кыз, шулай ук әти-әниләр үз өсләрендәге җаваплылыкны яхшы аңласын иде.  Әлеге бурычлар үтәлми икән, тиешле чаралар күреләчәк”,–ди район җитәкчесе.    

Утырыш ахырында Александр Никошин “Бирмәскә – Алмаска” Коррупциягә каршы республика яшьләр программасында актив катнашкан  Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Делина Гыйзетдиновага Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев