Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Хач ману бәйрәмендә байтак православныйлар изгеләндерелгән бәкедә коенды

Буген православие динен тотучылар Хач ману бәйрәмен билгеләп утә.

 Әлеге бәйрәмдә изгеләндерелгән суда коену гадәткә кергән. Ул савыктыру көченә ия дип исәпләнә. Районыбызда Базарлы Матак,Хурада,Хузангай авыллары сулыкларында хач формасындагы бәкеләр  тишелде. Төнге сәгать 12дә Базарлы Матак буасында ясалган бәкедәге суны благочинный Андрей Зиньков изгеләндерде.     Быелгы бәйрәм "Крещение суыклары" белән килмәсә дә,төнлә җилле, салкын иде. Шулай да коенучылар булды. Агрокөллият укучысы Артур Умнов быел иорданьда икенче мәртәбә коена. -Суга чумгач шундый җиңеллек,рәхәтлек тоясың,өшетми дә,-ди ул.                                  

"Алексеевскдорстрой"да эшләуче Алексей Леонтьев та изгеләндпрелгән суда коенуның кутәренке рух өстәвен әйтә, "Мин ел да коенам,шуңадыр,салкын тиеп авыруның ни икәнен дә белмим",-ди.  Раиса Долгушова, Валерий Чубуков,Олег Егоров та иорданьга чумып чыктылар hәм зур канәгатьләну алуларын әйттеләр. Бәкеләр янында медиклар,коткаручылар кизу торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев