Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Әхмәт мәчете яңартыла

Әхмәт авылы мәчете 1992 елда ачылган иде. Утыз елдан соң анда зур яңарту эшләре башланды.

 

Иң элек осталар мәчетне эчке яктан затлы итеп тышлап куйдылар. Хәзер түбәсен ремонтларга җыеналар. Осталар бригадасы җитәкчесе Әхмәттә туып үскән Рифнур Зиннәтуллин. Төзүчеләр  Аллаһ йортын күңел биреп, осталыкларын куеп эшләргә тырышалар. Хәзер әхмәтлеләр ремонт эшләренә  акчалата ярдәм җыялар. Моны Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллин оештырып җибәргән иде. Акча җыюда авылда яшәүчеләр дә, читтәге әхмәтлеләр дә актив катнашалар.

Акча җыюның җайлы ысуллары кулланыла:  аны авыл почта бүлегендәге әрҗәгә салырга да, шунда хезмәт куючы Нурсилә Шиһапованың банк карточкасына да күчерергә мөмкин.

Нурсилә һәр көнне ярдәм күрсәтүчеләр исемлеген, җыелган сумманы авылның социаль челтәренә элеп бара. Берничә көн эчендә 70 мең сумнан артык ярдәм кергән икән инде.

Авыл имамы Ришат хәзрәт Сөләйманов акча биргән һәр кешегә дога кыла.

Моңа кадәр мәчетнең тәрәзә рамнары алыштырылган, яңаклары эшләтелгән, мәчеткә керү юллары матурлап ясалган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев