Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Хәтер шәме” акциясе үтте

21 июнь кичендә Базарлы Матакта Азат итүче солдат һәйкәле янында хәтер митингы үтте. Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән якташларны искә алып, һәйкәл итәгендә “хәтер шәмнәре” кабызылды.

22 июнь –илебез тарихында  иң фаҗигале даталарның берсе – Хәтер һәм кайгы көне. 79 ел элек шушы көнне фашист гаскәрләре илебезгә басып керәләр. Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышы совет халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт, коточкыч зур югалтулар китерә. Бу  канкойгыч сугышта 27 миллионнан артык кешенең гомере өзелә, йөзләгән шәһәр һәм авыллар җимерелә, алга планнар, хыяллар чәлпәрәмә килә.

Бөтен ил белән бергә әлкилеләр дә әлеге хәсрәтле датаны “Хәтер шәме” акциясе белән билгеләп үттеләр. Коронавирус чире таралудан сакланып, бу чара быел бик аз кеше катнашында узды.

  Хәтер митингын “Әфганнан Чечняга чаклы” вокаль-инструменталь ансамбле патриотик җырлар белән башлап җибәрде. Аннан соң район башлыгы Александр Никошин сүз алды.

–Дәһшәтле сугыш җәйнең шушы матур вакытында – 22 июнь таңында башланып китә. Районыбыздан 9 меңгә якын кеше Бөек Ватан сугышы  фронтларында гитлерчыларга каршы көрәшә. Аларның яртысыннан артыгы яу кырында башларын сала. Хәзер сугышта катнашкан алты ветераныбыз гына исән-сау. Хәтер һәм кайгы көнен шулай “Хәтер шәме” акциясе белән билгеләп үтүнең әһәмияте бик зур. Бердән, без, хәтерне яңартып, ил өчен көрәшкән каһарманнарыбызны искә алабыз.  Аннан соң, мондый чаралар яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләү, яшь буынга тарихи дөреслекне тапшыру җәһәтеннән дә мөһим,- диде район башлыгы.

Митингта шулай ук район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, район ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин  чыгыш ясады. Алар да Ватан азатлыгы, бүгенге якты киләчәгебез өчен кулларына корал тотып сугышкан, гомерләрен биргән якташларыбыз истәлеген кадерләп саклау, буыннан буынга тапшыру зарурлыгына басым ясадылар.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, яудан кайткач вафат булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә чәчәкләр салынды, хәтер шәмнәре кабызылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев