Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Корбан бәйрәменә хәвефсезлек чаралары билгеләделәр

Корбан бәйрәмен имин һәм хәвефсез үткәрү хакында алдан ук кайгырту зарур.

Террорга каршы район комиссиясе утырышында әнә шул хакта сөйләштеләр. Утырыш эше белән комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин бәйрәмдә аеруча уяулык күрсәтү зарурлыгына игътибарны юнәлтте. Авылларда  шикле, чит кешеләр күренсә, кичекмәстән полициягә яисә авыл җирлекләре башкарма комитетларына хәбәр итәргә кирәк.

Полиция хезмәкәрләре бәйрәм чаралары үткәргәндә контрольне аеруча көчәйтә. Ирекле халык дружиначылары да хокук саклау хезмәткәрләренә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев