Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында махсус комиссия өйләрдә һәм күп фатирлы йортларда газдан файдалану таләпләренең ничек үтәлүен тикшерде

Яңа ел алдыннан, 31 декабрьдә, Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә күп фатирлы йортта газ шартлау хәбәре безне нык тетрәндерде.

Анда 39 кешенең (алтысы балалар) гомере өзелде, күпмесенең саулыгына зур зыян килде. Озак та үтмәстән Шахты шәһәрендә күп фатирлы йортта газ шартлау кешеләр үлеменә китерде. Бу фаҗигаләр газның гаять куркыныч нәрсә булуын янә искә төшерде. Ә табигый газ райондагы һәр йортта диярлек яна. Зәңгәр ягулыкны дөрес файдаланабызмы? Хәвефсезлек таләпләре бездә тиешенчә үтәләме? Әнә шуңа ачыклык кертү өчен  газ эксплуатацияләү предприятиесе хезмәткәрләре район башкарма комитетының  махсус комиссиясе белән берлектә йорттан-йортка йөреп чыкканнар. Бигрәк тә күп фатирлы йортларга зур игътибар бирелгән.

 

 

Сүз дә юк, табигый газ безнең көнкүрешне, яшәү шартларын шактый уңайлы итә. Әмма дөрес файдаланмасаң, ул гаять куркыныч ягулык та.

Район газ эксплуатацияләү хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы  Марс Сафиуллин әйтүенә караганда, бездә халык нигездә үзләрендәге газ приборларын, җиһазларын төзек тотарга тырыша, куркынычсызлык таләпләрен тиешенчә үтәп файдалана икән. Шулай да комиссия кайбер өйләрдә вентиляция юлларының томаланган булуын ачыклаган. Әлеге фатирларда яшәүчеләр моны “җылы чыга” дип аңлатканнар. Ә бериш йортларда җилләтү өчен ясалган әлеге юлларны обой ябыштырып каплаганнар. Бу бит хәвефсезлек кагыйдәләрен тупас бозу. Комиссия әгъзалары әлеге ваемсыз хуҗаларга моның сәламәтлек өчен дә бик куркыныч булуын аңлатырга тырышканнар. Кайбер өйләрдә исә сигнализаторларның төзек түгеллеге ачыкланган.

Күп кенә йорт хуҗалары газ хезмәте эшчеләрен каршы алып, барлык җиһазларны, аларның документларын тәкъдим итәләр. Әмма газчыларны өйләренә үткәрмәүчеләр дә бар икән. Андыйларга карата мәгълүматларны “Госжилинспекция”гә юллап, административ җаваплылыкка тарталар. Боларга 1 мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.

Газдан хәвефсез файдалану кагыйдәләренең үтәлмәве бигрәк тә күп фатирлы йортлар өчен куркыныч. Районда шундый 15 йорт бар. Аларда барысы 194 фатир. Комиссия бу өйләрдә тулысынча йөреп чыккан. Фатирларда  башлыча ике контурлы газ казаннары. Алар барысы да төзек, һава юллары ачык булган. Мондый газ казанлы өй хуҗалары “Татрегионсервис”ның райондагы вәкиле белән килешү төзеп, алар хезмәтеннән файдаланырга тиешләр.

Газ җиһазларына техник күзәтүне елга бер тапкыр үткәрү зарур, һәм ул түләүле.

Газ слесарьлары өйләрдә булганда газ җиһазларының төзеклеген, төтен үткәргечләрнең герметиклыгын, кирәк булганда ялкынны көйләүче төтен юлының һәм вентиляциянең ачык булуын  тикшерергә, өй хуҗаларына инструктаж үткәрергә тиешләр.

Зәңгәр ягулык өйләребезгә җылылык, уңайлык китереп хезмәт итсен өчен гади генә  кагыйдә һәм таләпләрне онытмаска, җиренә җиткереп үтәргә кирәк.

 

 

 

автор фото: Александр Эшкинин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев