Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында май культурасын 1,5 мең гектардан җыеп алдылар инде

​​​​​​​Май культурасы буларак үстерелгән көнбагыш 11820 гектар били. Республика районнары арасында бу иң зур күрсәткечләрнең берсе. 

 
Кыйммәтле культураны механизаторлар 1,5 мең гектардан җыеп алдылар инде. Иртә чәчелгән кырларда көнбагыш үзлектән кипшенде, калган мәйданнарда ул десикация юлы белән өлгертелә.
Көнбагыштан уртача уңыш һәр гектардан 11,4 центнер чыга. Кырлардан 2 мең тоннага якын көнбагыш орлыгы җыеп, киптерү агрегатларына  озатылган инде. 
“Востокзернопродукт” җәмгыятендә көнбагышка 9066 гектар мәйдан бүлеп бирелгән. Уңышы җыеп алынган 1,5 мең гектар нәкъ менә шул мәйданның бер өлеше. Чөнки 1671 гектарда көнбагыш үстергән “Хузангай” җәмгыяте әле уракка керешеп кенә килә. 
“Яшь көч” җәмгыятендә дә соңгы берничә елда май культурасын уңышлы гына игәргә өйрәнделәр. Биредә аңа 700 гектар мәйдан биргән булганнар, 3-4 көн элек ике комбайн белән суктыруга керешкәннәр. 
“Яшь көч” җәмгыяте күптән түгел 14 миллион сумга “Полесье-12” дип аталган яңа комбайн сатып алган иде. Аны тәҗрибәле механизатор Ришат Әсәтов көнбагыш кырларында сыный да башлады. Суктырылган бөртекне турыдан-туры эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновның җитештерү базасына – киптерү агрегатларына озаталар. Шушы көннәрдә Руслан Сутягинның крестьян-фермер хуҗалыгында да көнбагыш уңышын җыюга керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев