Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында милли аш-су көннәрен үткәрүдә “Причал” кафесы җиңүче булды

Алдарак инде хәбәр иткәнебезчә, июнь башында районыбызда милли аш-су көннәре узды. “Йолдызлык”, “Причал”, “Актай” кафелары бу көннәрдә үз кунакларын республикабызда яшәүче төрле милләт кешеләренең аш-сулары белән сыйладылар. “

Йолдызлык”ның татар милли ризыклары хакында язган идек инде. Бүген сүзебез – “Причал” һәм “Актай” кафелары үткәргән милли аш-су бәйрәмнәре турында.

 

Үзбәк кунакчыллыгы – дастархан

“Причал” үзбәк милли ашлары көне оештырды. Кафенең түре үзбәк халкының кунак кабул итү бүлмәсе итеп җиһазланган иде. Идәндә милли орнаментлы келәм һәм паласлар, йомшак утыргычлар. Шунда ук ир-атлар һәм хатын-кызларның милли киемнәре дә эленгән. Комиссия әгъзасы, район эшмәкәрләр советы рәисе Алмаз Зарипов алтын җепләр белән чигеп эшләнгән чалманы киеп тә карады.

Кафе хуҗасы Гүзәл Гатауллина  биредә урын алган киемнәрнең, савыт-сабаның, стенадагы хәнҗәрләрнең Үзбәкстаннан махсус кайтарылуын әйтте. Үзе үк биредәге һәм предметның үзбәк өендә кулланылу ысулына кадәр кызыклы итеп сөйләп бирде.

Үзбәк милли ризыкларыннан корылган табын сыйның муллыгыннан сыгылып тора иде. Үзбәкләрнең мондый төп табыннары дастархан дип атала икән.

Кояшлы Үзбәкстанның кунакчыллыгы билгесе булган дастарханның бер үзенчәлеге – анда ширбәтле-татлы ризыклар һәм эчемлекләр табынның азагында десерт буларак кына түгел, мәҗлеснең  башында ук чыгарыла икән. Причалда да үзбәкләрнең әлеге йолаларын сакладылар. Комиссия карамагына тугыз төрдәге эчемлек һәм чәйләр чыгарылды. Иң башта касәләргә махсус чәйнекләрдән яшел чәй агыздылар.

Кайнар ризыклар да бик күп әзерләнгән иде. Башта сарык итеннән шурпа, аннан өйдә хәзерләнгән токмач белән лагман, катлам-катлам эшләнгән дәмләмә, ике төрле иттән долма, пылау, сарык итеннән һәм сыер итеннән мантый, ханум, самса, бәрән һәм сыер итләреннән шашлык, люля-кебаб, тухум-барак, юпка. Табыннан кайнар ләвәш өзелмәде. Моннан тыш, киптерелгән җиләк-җимеш, төрледән-төрле чикләвекләр, тозлы карбыз, төче чия, абрикос, виноград, слива, анар (гранат), туңдырылган җиләкләр…

Нәкъ Урта Азиядәге шикелле, кайбер ризыкларны бары тик ир-атлар хәзерләргә тиеш дигән йолага кадәр саклаганнар биредә. Әйтик, пылау һәм шашлыкларны үзбәк егете әзерләп чыгарды.

Кунаклар тәм-том, ләззәтле һәм туклыклы ризыклардан авыз итеп утырганда ашханәдә көне буе үзбәк җыр-моңнары яңгырады, үзбәкчә киенгән кыз биеп торды. Бу көнне кафеда бик күп халык тукланды. Аларның һәркайсына үзбәк аш-суларының бай ассортименты тәкъдим ителде.

 

Татар ашлары безгә бигрәк якын

“Актай” кафесы халыкка татар милли ризыкларын тәкъдим итте. Биредәге аш-су осталары  көне буе кафе кунакларын татар халкының иң танылган камыр ризыклары, шулпалы ашлары, ит эшләнмәләре белән сыйладылар.  

–Без үзебездә әзерләнә торган ризыкларның сыйфатына бик зур игътибар бирәбез,–ди “Эдем” җәмгыяте ( “Актай” аның карамаганда эшли) җитәкчесе Гөлнур Сафина.

Әйтик, камыр ризыклары  уңмаса, аларны халыкка бөтенләй тәкъдим итмиләр икән. Кафеның дәрәҗәсе, аш-суның сыйфаты, затлылыгы өчен шулай тырышалар.

“Актай”да пекарня ачылгач та беренче атналарда ипине уңдыра алмый аптыраганнар. Гөлнур Таһир кызы бар тәҗрибәсен, оештыру сәләтен эшкә җигә ул чакта. Нәтиҗәдә “Актай” икмәген халык яратып ала башлый, ул кибет киштәләрендә озак тоткарланмый.

Татар милли ашларын да бик мулдан әзерләгәннәр иде кафеда. Өстәл түрендә - теләсә кайсы мәҗлеснең бизәге булырлык чәкчәк, бавырсак, гөбәдия, кыстыбый… Әле генә мичтән чыгарылган ит пәрәмәчләре, өчпочмаклар, өлешләр авыз суларын китереп тора. Тавык шулпасында пешкән токмачлы аш та телең йотарлык тәмле. Ул арада табынга кайнар коймак, юка китерелде. Татар халкының электән килгән гадәте буенча аларны корт һәм атланмай белән авыз иттек.

Кафега тукланырга керүчеләр дә мактый-мактый авыз иттеләр татар милли ризыкларын. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре  татар халкының кунакчыллыгы, ризыкларының ләззәтле-тәмлелеге турында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Биредә бәрәңге, икмәк турында  җырлар да яңгырады.

Кафеда тукланучылар арасында сораштыру да үткәрделәр. “Сезгә биредә кайсы ризык күбрәк ошый?” дигәнгә җаваплар төрле булды. “Барысы да тәмле” –диде кайсы. Шулай да күпчелек гөбәдиягә, кыстыбыйга, ит ризыкларына өстенлек бирүен әйтте.

Комиссия бу көнне милли аш-су көннәренә нәтиҗә дә ясады. Район үзәгендәге өч кафе да төрле халыкларның милли ризыкларын әзерләүгә  бик җитди һәм җаваплы караган. Шулай да  “Причал” кафесы  безгә ятрак булган аш-суларны искиткеч оста һәм җиренә җиткереп әзерләве белән  комиссиянең иң зур бәясенә лаек булды.  Ә менә икенче урынны тигез баллар белән “Йолдызлык” һәм “Актай” кафелары бүлеште. Аларның берсенә дә өстенлек бирү мөмкин түгел иде. Һәр икесе  милли аш-су көннәрен тиешле югарылыкта оештырдылар.Җиңүчеләр Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев