Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында модульле ашамлык кибете ачылды

Югары Әлки авылында модульле яңа кибет ачылды. Республика программасы нигезендә төзелгән әлеге азык-төлек кибете “Эдем” җәмгыяте канаты астында халыкка хезмәт күрсәтәчәк.

Кибеттә башлыча “Әлки” кооперативында җитештерелгән ашамлыклар, ярымфабрикатлар сатылачак.

Көн суык булса да, яңа сәүдә ноктасы ачылу тантанасына халык күп җыелган иде. Район башлыгы Александр Никошин, кибетне халык үз итәр, биредәге яңа җитештерелгән сыйфатлы азык-төлекне теләп сатып алыр, дигән ышанычын белдерде. 

Модульле кибет Югары Әлкидә халык соравы буенча, “Татпотребсоюз” фатыйхасы белән төзелде. Әлеге оешманың сәүдә идарәсе җитәкчесе Илдус Хатыйпов, тантанада сүз алып, республика программасы нигезендә Татарстанда узган ел шундый 16 сәүдә ноктасы ачылуын әйтеп узды.

  • Әлки районында хәзер биш модульле кибет эшли. Алар гадәтиләреннән шуның белән аерыла – биредә халыкка комплекслы сәүдә хезмәте күрсәтелә. Сатып алучыларга азык-төлекнең барлык төрләре диярлек тәкъдим ителәчәк дигән сүз. Иң мөһиме, кибет халык соравын һәм теләкләрен истә тотып эшләячәк, – диде “Татпотребсоюз” вәкиле.

“Эдем” җәмгыяте җитәкчесе Гөлнур Сафина исә:

  • Сезнең авылга иң тәмле, иң сыйфатлы ризыкларны гына китереп торырбыз, – дип халыкны сөендерде.

Авыл кешеләре “Пенсионерларга ашамлыкларны арзанрак бәядән сата алмассызмы?” – дигән сорауларын җиткерде. “Эдем” җитәкчесе, лаеклы ялдагы өлкәннәр өчен ташлама ясый торган берәр төрле карточка системасы булдырырбыз, дип ышандырды.

Тыштан җыйнак кына күренгән модульле кибетнең эче шактый иркен икән. Монда ике яклап сәүдә хезмәте күрсәтеләчәк. Киштәләрдә  азык-төлекнең ниндие генә юк. Яңа пешкән пироглар, пәрәмәчләр, өчпочмакларга кадәр күзне кызыктырып тора.

Кибеткә узган авыл кешеләре белән сөйләшәм.  

  • Тагын бер азык-төлек кибете авылыбызга кирәк иде инде. Бигрәк тә өлкәннәр өчен. Бер кечкенә кибетебез бар барын. Тик сиңа кирәкле әйбер анда гел булмый. Ә без район үзәгенә йөри алмыйбыз, – ди Мирза ага Хәйруллин. 

Аны Гөлнәфис Минһаҗева да куәтли.

  • Миңа яңа кибеттә бигрәк тә камыр ризыклары сатылуы ошады. Кинәт кунак килеп төшсә, югалып калмабыз, моннан гына алырбыз. Аннары бит аш-су әзерләү күп вакыт сорый, тансыкка үзебезгә дә алгаларбыз, – ди Гөлнәфис ханым.

Шамил Гыйләҗев:

  • Авылда ике кибет булу бик яхшы. Бәяләрне дә, халык алсын дип, бер-берсеннән түбәнрәк куярга тырышырлар. Анысы да безгә файдага бит, – дип җөпли.
  • Яңа кибетчебез Гөлфирә Мезенцева авыл халкын бик ачык каршы алды, хөрмәт белән хезмәт күрсәтә. Киләчәктә дә шулай эшләсә, кибеткә керәсебез килеп кенә торыр, – дип барлык югарыәлкилеләрнең теләген белдерде Котдус Гыйләҗев.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев