Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мөселман яшьләре арасында зур спорт бәйгесе булды. ФОТО

Узган шимбәдә “Алинә” универсаль спорт залында район мөселман яшьләре төрле спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар.

  Мондый ярышлар районда тәүге тапкыр узды.

 

 

Мөселман яшьләре арасында республика бәйгеләре күптәннән үткәрелә. Анда районыбыздан да командалар чыгыш ясый. Ә менә районыбыздагы төрле мәчетләргә йөрүчеләр, гомумән, авыллардагы мөселман яшьләре арасында аерым ярышлар үткәрелгәне юк иде әле.

Район мөхтәсибәте җитәкчесе Ирек хәзрәт Сәләхиев шундый чара уздыру нияте белән район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Алар исә ярышларны югары дәрәҗәдә, оешкан төстә үткәрү өчен зур булышлык күрсәтәләр.

Ярышларга яшьләр күп җыелган иде. Аларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та катнашты. Ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп:

–Спорт  районыбыз яшьләрен берләштерә, таныштыра, якыннанрак аралашырга ярдәм итә. Шуңа да район мөхтәсибәтенең мондый чаралар үткәрүен без һәрчак хупларбыз,–диде.

–Коръән  хәдисләрендә дә адәм баласының сәламәт, көч-куәтле булу өчен спорт белән дуслыгы хуплана. Районыбызда бүген өч дистә мәчет эшли, анда йөрүче яшьләр елдан-ел арта. Ә күпме яшьләребез әле мәчетләрдә еш булмасалар да, Аллаһыбыз кушканнарны үтәп яшәргә тырышалар. Без бүгенгедәй чаралар белән  аларны бергә туплап, ял вакытларын сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрүләрен максат итеп куйдык,–диде Ирек хәзрәт Сәләхиев.

Ветеран тренер Әнвәр Галимовның да яшьләргә әйтер сүзе бар.

–Мин гомерем буе спорт белән дус. Спорт ул тән саулыгы да, рух күтәренкелеге дә бирә. Сезгә теләгем – кайда гына хезмәт куйсагыз да, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, спорттан аерылмагыз,–диде ул.

Баш хөкемдар Рәмис Вафин бәйгеләрнең тәртибен аңлаткач, яшьләр ярыша да башладылар. Дартска иң төз ук ату, идәнгә яткан килеш гәүдәне күтәрү (отжимание), урыннан ераклыкка сикерүдә  иң осталар ачыклангач, мини-футбол ярышлары башланды.

Футболда дүрт команда көч сынашты. Киеренке  уен нәтиҗәсендә “Актай” мәчете яшьләре беренче урын алды. “Шәүкәт” яшьләре – икенче, “Анжи” (Базарлы Матак яшьләре) – өченче, “Салих” (Карга мәчете) дүртенче булдылар.

Ярышларда җиңүчеләргә район мөхтәсибе исеменнән Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгеләрдә катнашкан яшьләр, мондый ярышлар киләчәктә дә оештырылсын иде, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Билгеле, мондый чаралар үткәрүнең чыгымнары да була.  Мин Ирек хәзрәттән бу мәсьәләдә ярдәм итүчеләрне дә белештем.

–Шөкер, матди мәсьәлә бик җайлы хәл ителде. Без мөхтәсибәттән дә өлеш керттек, даими ярдәмчебез – Базарлы Матактагы “Данил” кибете җитәкчесе Дамир Әһлиуллин бик теләп булышты. Ул  призлар белән дә, акчалата да зур өлеш кертте. Аңа эшмәкәрлек кәсебендә үсеш, уңышлар насыйп булсын,- диде имам мөхтәсиб.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев