Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Һөнәри керемгә салым” үзмәшгульлек системасында 42 кеше теркәлгән

Яңа салым режимы: кызыктырырлык яклары күп Ел башыннан илебезнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да үзмәшгульлек буенча “һөнәри керемгә салым” режимы эшли башлады. Ул пилот проекты, ягъни эксперимент буларак гамәлгә кертелде. Үзмәшгульлеккә күчү ирекле төстә башкарыла. Районда 42 кеше шушы яңа салым системасында теркәлгән.

Үзмәшгульлек дип исемләнгән бу яңалыкның өстенлекле якларын ачыклыйк әле. Иң мөһиме, бу системага күчү бик ансат. Аны күпләр үзлегеннән дә башкара ала. Салым органына барып та торасы түгел. Мобиль телефоныңа, компьютерыңа, смартфоныңа яисә планшетыңа “Мой налог” мобиль кушымтасын күчерәсе һәм аның аша салым органында теркәләсе. Әгәр моны эшләүне кыенсынсагыз, аны башкарырга ярдәм итүчеләр бар. Район күп функцияле  үзәгендә үзмәшгульлекне оештыру буенча аерым белгеч эшли башлады. Айрат Вәлиев бу юнәлештәге теләсә нинди сорауга ачыклык кертә, ярдәм күрсәтә. Без аның белән “һөнәри керемгә салым” режимы, аның үзенчәлекләре, өстенлекләре хакында сөйләштек.

–Айрат Азатович, халык салымга кагылышлы һәр яңалыкны сагаеп кабул итә. Ә үзмәшгульлекнең кызыктырырлык яклары нинди?

–Иң элек шуны әйтеп үтәсем килә. Моңа кадәр хезмәт күрсәтүдәнме, милекне арендага биреп торуданмы алган керемнән 13 процент исәбеннән салым түләргә тиеш идек. Ә үзмәшгульлек режимына күчкәч бу салым 6 яисә 4 процент кына кала. Алты – юридик затлар белән эш иткәндә, дүрт процент – физик затлар кеременнән.

–Аерма зур, билгеле. Әмма яңа системага күчкәннән соң салым процентлары күтәрелеп китмәсме?

–Бу яктан да шикләнәсе юк. 4 яки 6 процент алдагы 10 елда үзгәрмәячәк.

–Әйтик, мин нинди дә булса хезмәт белән шөгыльләнеп, айга 10 мең сум керем алдым икән, шуннан түләү нинди тәртиптә башкарыла?

–Сез узган айда 10 мең сум керем алуыгыз турында  инде телефоныгызда яисә компьютерыгызда булган үзмәшгульлек кушымтасында күрсәтәсез. Сезгә автомат рәвештә күпме салым түләргә кирәклеге хакында хәбәр килә (бу очракта 600 яисә 400 сум). Әле сез “һөнәри керемгә салым” системасында теркәлүгә, мобиль кушымтагызга, салымны киметү өчен, 10 мең сум күләмендә акча керә. Һәм ул 10 мең сум салым түләгән саен киметелә бара. Ягъни сезгә 6 яки 4 проценттан да кимрәк түләү килә. Салымны киләсе айның 25 енә кадәр түләү зарур.

–Безнең районда нинди хезмәтләр белән шөгыльләнүчеләр бу яңа системага керә ала?

–Чәчтарашлык белән шөгыльләнүче, транспорт, төзелеш хезмәтләре күрсәтүче, заказ буенча төрле ризыклар пешерүче, бәйрәмнәр оештыручы (тамада), фото-видео төшерүче, массаж, маникюр ясаучы, сувенирлар җитештерүче, йөкләр ташучы, кешеләрне йөртүче, арендага торак, башка биналар биреп торучы, техника ремонтлаучы кешеләргә яңа салым режимы кызыклы булыр.

–Бу бит эшне легаль төстә алып барып, бизнесыңны үстерергә мөмкинлек бирә торган алым...

–Шулай. Әмма “һөнәри керемгә салым” системасыннан кешеләр яллап эшләтүчеләр, сәүдә итү белән шөгыльләнүчеләр, айлык кереме 2 миллион 400 мең сумнан артып китүчеләр файдалана алмый.

–Берәү: “мин ул яңа режимга күчмичә дә тыныч кына эшләп ятам”, дияр...

–Шундый җайлы, ансат система булдырылгач, “күләгәдә”, ягъни законсыз эшләүчеләргә дә таләпләр артачак. Салым түләүдән качып эш алып баручыларны тикшерү органнары ачыкларга, җавапка тартырга да мөмкин. Ә үзмәшгуль буларак рәсми теркәлгән кеше бернидән шикләнмичә тыныч күңел белән эшли, банклардан кредит алганда керемнәрен күрсәтә ала. Шулай ук “Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды” компаниясе аша елга 7,5 процент хисабыннан кредитлар да алырга мөмкин.

Үзмәшгульлеккә күчүчеләргә касса аппаратлары алу мәҗбүри түгел. Алар хосусый эшмәкәрләрдән таләп ителгән еллык отчет тапшыру кебек мәшәкатьләрдән дә азат ителә. Гомумән, яңа салым режимының өстенлекләре күп. Аның буенча сораулар булса, миңа 89274344475 телефоны буенча шылтыратып белешә аласыз.

 

Илгизәр ХАФИЗОВ, үзмәшгульлек режимы буенча эшләүче:

–Мин яңарак кына районда кесә телефоннары, планшетлар ремонтлау буенча хезмәт күрсәтә башладым. Бу хезмәткә сорау булыр дип ышанам, хәзер бар кешедә мобиль телефоннар бит. Мәскәүдә әлеге эшнең нечкәлекләренә укып кайттым.

Эшемне башлауга, үзмәшгуль буларак теркәлдем. Бу минем кебек хезмәт күрсәтүчеләр өчен бик кулай система. Салым проценты аз, касса аппараты да кирәкми, декларацияләр дә тутырасы юк. Бу юнәлеш буенча белгеч Айрат Вәлиевкә рәхмәт, яңа салым режимына күчәргә ярдәм итте, аның үзенчәлекләренә төшендерде.

 

Светлана КОРОЛЕВА, үзмәшгульлек режимы буенча эшләүче чәчтараш:

–Минем кебек берүзе хезмәт күрсәтүчеләр, кешеләр яллап эшләтмәүчеләр өчен бу яңа алым бик әйбәт. Күптәннән кертергә булган әлеге яңа системаны. Беләм, кайберәүләр эшмәкәрлеккә алынып та, аягында нык басып торган конкурентлары белән янәшә торып эшләп китә алмыйча ябылдылар. Ә үзмәшгульлек режимында алар әле хезмәтләрен дәвам иттергән булырлар иде.

Тора-бара инде, эшем алга китсә, янәшәмә тагын берәр кыз алып, шәхси эшмәкәр буларак теркәлеп хезмәтемне дәвам иттерермен дигән уйларым да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев