Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында олы юл кырые убылып төшкән

Базарлы Матак – Алпар автомобиль трассасының Мәүләшә буасы янындагы күтәрткән юлы читендә җир убылып төшкән.

Гражданнар оборонасының район идарәсенә бу турыда хәбәр 15 июньдә иртә сәгатьтә керә. Килеп туган хәлне өйрәнү өчен урынга Александр Никошин җитәкчелегендә район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе килә.

Комиссия әлеге юл участогын автомобиль хәрәкәте өчен куркыныч дип бәяли һәм трассаны ремонт үткәрү өчен кичекмәстән ябарга карар кыла.

Редакция хәбәрчесе әлеге юл ишелгән урында булды. Биредә “Алексеевскдорстрой” эшчеләре транспорт хәрәкәтен ябу чараларын күргәннәр иде.

Базарлы Матак- Алпар юлы башында “ Автомобиль хәрәкәте юк” (“Тупик”) дигән билгеләр куелган. Җир убылып төшкән урында автомобильләр үтмәсен өчен киртәләр тезелгән.

“Алексеевскдорстрой” район участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, кайберәүләр, киртәләр булуга карамастан, машиналары белән юлның ябылган участогына үтеп керергә тырышалар икән. Шул рәвешле үзләрен куркыныч астына куялар. Бу урында бит күтәртелгән юл теләсә кайчан убылып төшәргә мөмкин. Шуңа биредә хәрәкәтне чикләү өчен ком өемнәре ясау күздә тотыла.

Юл чите нигә убылып төшкән соң? Моның беренче сәбәбен озакка сузылган яңгырларда күрәләр. Бу урын болай да сазлыклы. Шуның өстенә, юл кырые өзлексез явым - төшемнән кипшенә алмый. Нәтиҗәдә юл читендәге җир 7-8 метр түбәнгә ишелгән.

Юл төзүчеләр трассаны ремонтлаган вакытта хәрәкәт итү әйләнеч юллардан – Базарлы Матак- Чуаш Кичүе- Карамалы һәм Базарлы Матак –Алексеевск ягына китеп башкарылачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев