Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында паркларга агачлар утыртылды

Сихтермә-Хузангай авылы янында республика “Уяв” чуаш милли бәйрәме үтәсе мәйдан каршында яңа парк төзелеп килә.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Сихтермә-Хузангай авылы янында республика “Уяв” чуаш милли бәйрәме үтәсе мәйдан каршында яңа парк төзелеп килә.             9 Май көнне биредә республикадан килгән кунаклар катнашында тантаналы төстә агачлар утырттылар.
Зәңгәр чыршыларны утыртуда район башлыгы Александр Никошин, республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Татарстан Президенты Идарәсенең баш киңәшчесе Илнур Ямалнеев, урманчылар һәм Сихтермә-Хузангай мәктәбе укучылары катнашты.
Соңыннан акциядә катнашучылар яшь чыршылар янында истәлеккә фотога төштеләр. Аннан кунаклар Базарлы Матактагы Геройлар паркында да агачлар утырттылар. Әлеге паркны Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучылары, укучылары карап тора. Биредә Геройлар аллеясы янында тантаналы митинг та узды. Гимназия директоры Фәридә Яруллина, тантаналы чараны ачып:
–Шушы паркта районыбыз горурлыгы булган шәхесләрнең фотосурәтләре урнаштырылган, исемнәре ташка уелган. Бүген без паркта яшь агачлар утыртып, “Хәтер аллеясы”на нигез салабыз. Бу аллея һәлак булган батыр якташларыбызга чиксез рәхмәтебез билгесе булсын иде,–диде.
Александр Никошин паркны карап-тәрбияләп торган өчен гимназия коллективына рәхмәт белдерде. 
“Хәтер алееясе”нең беренче агачлары инде шаулап утыра. Алар Украинада алып барылган махсус операциядә һәлак булган якташларыбыз Дмитрий Николаевич Чуманов, Иван Валерьевич Дулатов, Владимир Николаевич Толстов исемнәрен дә мәңгеләштерү символы булырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев