Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясенең бизнес-форумы узды

19-20 июнь көннәрендә районда Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясенең бизнес-форумы узды.

 

  Анда Россиянең төрле төбәкләреннән – Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Түбән Новгородтан, Пензадан, Ульяновскидан, Самарадан, Башкортстаннан, Чуаш Республикасыннан һәм Татарстаннан уңышлы эшләүче мөселман эшкуарлар җыелган иде. Бизнес-форум эшендә районыбыз эшмәкәрләре дә актив катнашты.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Форум район мәдәният йортында пленар утырыш белән башланды. Фойеда район эшмәкәрләре җитештергән товарлар күргәзмәсе булдырылган иде. Шундагы фотостенд аша төзелеш материаллары, ашамлыклар, агач һәм металл эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнүче әлкилеләр хакында да мәгълүмат алып булды.

Илнең төрле почмакларыннан килгән эшмәкәрләрне район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

–Форумның эш мәйданчыгы итеп безнең районны сайлаган өчен Россия Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе җитәкчелегенә  рәхмәт. Районыбызда эшмәкәрлекне җәелдерергә мөмкинлекләр гаять зур. Ике көнлек форум барышында сез алар белән якыннан танышырсыз. Әйтик, бездә әйбәт кирпеч җитештерү өчен яхшы сыйфатлы балчык ятмалары бар. Районыбыз чиста җир асты сулары запасларына бай. Экотуризм юнәлешендә эшчәнлек алып барырга була. Районда буш торучы биналар, элекке җитештерү базалары бар. Шулай ук “Алтын үзән” сәнәгать мәйданчыгында урыннар, җир участоклары тәкъдим итә алабыз. Иң мөһиме, сез үзегезнең инвестицияләрне озак елларга исәпләнгән отышлы юнәлешләргә кертү мөмкинлеген тапсагыз иде,–диде район башлыгы.

 

Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе эше белән аның президенты Айдар Шаһимәрдәнов таныштырды.

–Мин иң элек безнең форумны үткәрергә мәйдан биргән, зур кунакчыллык белән каршы алган Александр Никошинга һәм аның командасына иң олы рәхмәтләрне юллыйм. Бирегә килгән эшмәкәрләрнең активлары белән сездә тудырылган мөмкинлекләр туры килер һәм берничә юнәлештә яңа эшләр башланып китәр дип уйлыйм,– дигән ышанычын белдерде ул.

Ассоциация мөгаллиме, Татарстан Диния нәзарәте каршындагы пропаганда бүлеге белгече Али хәзрәт Ибодов дин һәм бизнес турында кызыклы чыгыш ясады.

–Хәзерге заманда эшмәкәрләргә йөгерек акыллы булу, үзгәреш-яңарышларны тиз тоемлап, аларга яраклашып эшли белү кирәк. Элек 10 ел буе үзгәрешсез торган нәрсәләр хәзер бер ел эчендә искерергә мөмкин,–ди мөгаллим.

Ул шулай ук ислам кыйммәтләре, мөселман  эшмәкәрләргә Ходай йөкләгән җаваплылык һәм бурычлар, зәкәт түләү зарурлыгы хакында басым ясап әйтте.

–Аллаһыбыз сәдакалы кешенең милкен арттыра. Моңа без үз күз алдыбызда булган мисаллардан чыгып та инанып торабыз. Сабыйларга, күп балалы гаиләләргә, ялгыз картларга, мохтаҗларга, шәкертләргә, мәчетләр, мәдрәсәләр төзелешенә ярдәм итеп яшәгән эшкурларның бизнесы һәрчак үсештә булыр,–дип раслый Али хәзрәт.

Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев тә:

–Россиянең төрле төбәкләреннән килгән эшкуарлар – мөселман кардәшләр, районыбыз белән танышып, биредә үзләренең хәләл эшләрен башларлар дигән ышанычта калабыз,–дип чыгыш ясады.

 

Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе 6500 әгъзаны һәм теләктәшлек белдерүчене берләштерә. Алар Россиянең 54 субъектында эшчәнлек алып баралар. Байтактан инде иганәчелек белән шөгыльләнәләр. Хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Вәлиев узган 2020 елда башкарган эшләренә йомгак ясады.

Фондның 80 процент акчасы белем, мәгариф юнәлешенә тотыла икән. Моннан тыш, тормышта авыр хәлдә калучыларга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүгә, мәчетләр, мәдрәсәләр төзелешенә хәйрия средстволары бирелә.

Фонд җитәкчесе Базарлы Матакта төзелүче “Өмет” мәчетенә дә ярдәм күрсәтәчәкләрен белдерде. Соңрак ярдәм средстволары җыю бәйге форматында оештырылды да.

Залда утыручылар дүрт командага бүленде. Һәр команда “Өмет” мәчете өчен акча җыю исемлеген төзи башлады. Командаларның күпме хәйрия средствосы җыюы зур плакатта язылып барды. Мәчет төзелешенә иң күп ярдәм күрсәтүчеләр “Ихлас” командасы булды. Алар 181 мең сум акча җыйганнар. Икенче – 173 мең сум белән “Turkish Airlines”. Ә гомуми сумма 445 мең сум тәшкил итте. Әле бу акция дәвам итә. Форумда катнаша алмаучылар да әлеге игелекле эшкә үз өлешләрен кертәчәкләр икән. Болай булгач, “Өмет” мәчете төзелеше яңа куәт белән дәвам иттерелер.

“Шәүкәт” мәчетендә өйлә намазы укыгач, бизнес-форумда катнашучылар район белән танышу сәфәренә кузгалдылар.

 

Беренче тукталыш – элекке икмәк комбинаты базасы. Бүген бу зур корылма эшсез басып тора. Аны арендага да, сатып алырга да була. Иң мөһиме, җылылык, су, электр энергиясе белән тәэмин ителгән база бу. Кил дә эшеңне җәелдер.

Эшкуарлар бинаның  мәйданы, өстәмә корпуслары, электр энергиясе күбрәк кирәксә ихтыяҗны канәгатьләндереп буламы кебек мәсьәләләр белән кызыксындылар. Боларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов җавап бирде.

Аннан соң кунакларны Базарлы Матакның элекке сөт заводы базасына алып бардылар. Монда да биналар бераз ремонтлап файдаланырлык хәлдә. Эшмәкәрләр: “Әлки җирендә нинди продукциягә ихтыяҗ зур соң?” –дип сорады. Илнур Юсупов:

–Бездә җитештерелгән сөт тулысы белән диярлек читкә сатыла. Үзебездә эшкәртелсә яхшы булыр иде. Бу базада заманында  акмай, сыр ясалды,–ди.

 

Ә аннан соңгы ике тукталышта еллар буе файдаланылмый яткан мәйданнарда эшнең тулы куәткә оештырылуы үрнәге булырдай мисаллар күрсәтелде.

Каргада балалар бакчасы мәктәпкә күчкәч бушап калган бинада берничә ел элек ... кооперативы оештырылды. Бүген монда ит эшкәртелә, пилмән, голубцы кебек төрле ярымфабрикатлар җитештерелә. Янәшәдә ел әйләнәсе яшелчә белән тәэмин итүче теплица. Сугым цехы да шунда гына. Күпне күргән эшмәкәрләр биредәге төзеклеккә, чисталыкка игътибар иттеләр. “Бернинди ят ис юк, гаҗәп” дип тә тел шартлаттылар. Карга кооперативы хәзерләүчесе Илсур... исә: “Бездә бит хәләл продукция җитештерелә. Шуңа иң зур таләпләр – чисталык, сафлык, пөхтәлек”,–дип искәртте.

 

Аннан кунаклар Түбән Әлкидә Дамир Шәйхетдиновның җитештерү базасында булдылар. Дамир әфәнде 12 ел элек таралып килүче элекке “Сельхозтехника” базасында эшли башлаулары хакында сөйләде. Дөрес, ул предприятиедән биредә бик аз нәрсә сакланып калган инде. Зур-зур складлар, бөртек киптерү, көнбагыштан май сыктыру цехлары, сөт кабул итү пункты, бетон җитештерү заводы – болар барысы да соңгы елларда сафка баскан корылмалар.

Айдар Шаһимәрдәнов Әлки эшмәкәрләре Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар базаларындагы төрле юнәлештәге күләмле эшләрнең күңелләренә бик хуш килүен әйтте. “Сез туган җирегезнең үсеше, халык өчен тырышучы егетләр. Бар эшләрегез уң булсын!”-дип теләде.

 

Районда “Алтын үзән” сәнәгать мәйданчыгында берничә резидент үзләренең эшләрен башлау өчен корылмалар төзиләр. Монда әле буш җирләр дә бар.

Мөселман эшмәкәрләрен әлеге мәйданчык белән таныштырдылар. Бу урын Казан-Самара трассасы белән янәшә. Димәк, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен бигрәк тә җайлы һәм отышлы.

Монда инде юллар салынган, электр линияләре сузылган. Җир асты сулары янәшәдә генә. Тора-бара мәйданчык табигый газ белән дә тәэмин ителәчәк.

Эшмәкәрләр арендага бирелә торган җирләрнең мәйданы, түләү күләме белән кызыксындылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов “Алтын үзән”гә резидент булып килүчеләргә һәрьяклап ярдәм, кайгырту булачагына да ышандырды.

Аннан соң мөселман эшмәкәрләр С.М.Лисенков исемендәге музейда булып, район тарихы белән таныштылар, күренекле якташларыбыз турында мәгълүмат алдылар.

 

Кич исә кунаклар районыбыз егетләре белән бергә Сабан туе җирендә төрле ярышларда, уеннарда катнаштылар. Бу бәйгеләр дә эчкерсез аралашу белән үрелеп барды.

Төп мәйданда егетләр дүрт командага бүленеп көч сынашты. Монда кул көрәштерү, бүрәнәгә атланып капчык белән бәрешү, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чирәмгә утырып таяк тарту, милли көрәштә көчлеләрне ачыклау кебек бәйгеләр кызды.

Әлеге спорт бәйрәме гаять җанлы барды. Мәйданда  көч сынашучы егетләрнең гаиләләре, балалары исә батутларда күңел ачтылар, таган атындылар, тәм-томнардан авыз итеп табигать кочагында ял иттеләр.

Ярышларның иң дулкынландыргыч мизгелләре көрәш келәмендә барды. Монда әле бер команда, әле икенчесе алга чыкты. Нәтиҗәдә җиңү пьедесталының иң югары баскычына Базарлы Матактан Рәмзис Сәлахов җитәкләгән район командасы күтәрелде. Җиңүчеләргә, бәйгеләрдә өстен чыгучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Икенче көнне кунаклар Әлки төбәгенең матур табигате белән танышуны дәвам иттеләр. Сулыкларда балык каптырдылар, үзәнлекләрдә атларда йөреп хозурландылар. Мондый табигать һәм иркенлек күпләрне үзенә җәлеп итеп, киләчәктә эшмәкәрлек язмышын Әлки белән бәйләргә рухландыргандыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев