Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында рыжик культурасы үскән мәйданнарның яртысыннан артыгын җыеп суктырдылар

Районда көзге рыжикны урып-суктыру эшләре дәвам итә. Әлеге кыйммәтле культураны бездә 1062 гектарда үстергән булсалар, шуның яртысыннан артыгын җыеп алдылар инде. Уңыш гектардан 6,3 центнер чыга.

Хуҗалыкларда сенаж салу эше дәвам итә. Бүгенгә 63 мең 621 тонна әлеге сусыл азык хәзерләнгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 15 мең тоннага артыграк. Ә менә печән запасы азрак әле – бары 3 мең тоннага якын. Күп хуҗалыклар печәнне икенче чабудан хәзерләргә планлаштыралар. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар күпьеллык үләннәргә яхшы үсәргә җирлек бирә.
Августа көзге культуралар чәчүгә керешергә кирәк. Шуңа да механизаторлар уҗым культуралары чәчеләсе пар җирләрен ныклап эшкәртә башладылар. Бу эш 16,3 мең гектарда башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев