Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында силос салу төгәлләнде

​​​​​​​Маллар өчен 120 мең 715 тонна силос базларга салынды. Силос өчен кукуруз тулысы белән җыеп алынды.

 

Хәзер “Кызыл Шәрык-Агро” комбайнна­ры бөртек өчен кукуруз суктыруда эшлиләр. Быел әлеге культура 5471 гектар били. Әлегә шуның 2 мең гектарыннан кукуруз бөртеге суктырып алынган. Уңыш гектардан уртача 42,6 центнер чыга.

Шулай ук район кырларында 11915 гек­тарда игелгән көнбагышны суктыру дәвам итә. Әлеге мәйданның 7556 гектарыннан уңыш җыеп алынган. Механизаторлары­быз көн саен 200 әр гектар мәйданда бу кыйммәтле май культурасын суктыралар.

Басуларда туңга сөрү эшләре дә дәвам итә. Көзеннән 60 мең гектар җир эшкәртелеп калырга тиеш булса, шуның 45 мең гекта­рында эш башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев