Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында өстәл теннисының популярлыгы арта

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә “Алинә” универсаль спорт залында өстәл теннисы буенча ярышлар үткәреледе. Көннең беренче яртысында бәйге мәктәп укучылары арасында үткәрелде. Төштән соң өлкәннәр кулларына ракетка алдылар.

Өстәл теннисы буенча район ярышларының иганәчесе – якташыбыз – уңышлы эшкуар Рәис Хәйруллин. Ул ел саен көз айларында шушы ярышны үткәрүдә катнашып килә. Ярышларны ачу алдыннан хәйрияче болай диде:

–Барыгызны да Россиядә Халык бердәмлеге көне белән тәбрик итәм. Бердәмлек дәүләткә дә, районыбызга да, һәр гаиләгә дә бик кирәкле сыйфат. Бердәм булсак кына көчле без, шунда гына максатларыбызга ирешә алачакбыз. Бүгенге ярышка килгәнегез өчен һәммәгезгә рәхмәт.

Район беренчелегендә катнашучыларны спортның бу төре буенча җаваплы итеп билгеләнгән район советы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев та тәбрикләде. Ул соңгы биш елда өстәл теннисын үстерүгә зур өлеш керткәне, район күләмендә үткәрелгән чараларны оештыруда матди ярдәме өчен Әлки җиренең асыл улы Рәис Хәйруллинга рәхмәт әйтте, ярышта катнашучыларга җиңү теләде.

Өстәл теннисы ярышларының баш хөкемдары Әнвәр Галимов бәйге шартларын искә төшереп алды һәм беренче пар уенчыларны биш өстәл янына чакырды. Әйтергә кирәк, спортның бу төре соңгы елларда популярлашып килә. Хәзер һәр мәктәптә диярлек теннис өстәлләре бар. Күпчелек мәктәпләр бу инвентарьне укучылар җыйган макулатураны, пластмасса калдыкларын тапшырудан кергән акчага сатып алдылар. Теннис өстәлләре авыл клубларында да бар. Элек фойеларда бильярд өстәлләре куелган булса, хәзер теннисныкы ешрак очрый. Чөнки бильярд җиһазлары кул сузарлык түгел, бик кыйммәт тора.

Өстәл теннисы уенчылардан әйбәт физик әзерлек, тиз хәрәкәт итә  һәм карар кабул итә белү кебек сыйфатлар сорый. Әнә балалар катнашында ярышлар ничек җанлы үтә: кечкенә тупчыкларга күз иярми, алар сетканың әле бер, әле икенче ягына килеп төшә.

Олылар арасында да бик оста уенчылар бар икән бит. Андыйларны ас дип атыйлар. Янәшәмдә утырган Әнәс Вәлиев (ул үзе дә гомер буе спорт белән дус булды) шундый осталарның исемнәрен атый:

–Күрәсеңме, Үргәгардан Илшат Фәхриев ничек оста уйный. Пенсионер димәссең дә үзен, яшьләрдән җитез! Иске Матактан килгән Галина Исаева да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Соңрак бу ике спортчының да пенсионерлар арасында беренче урынны алганлыгы билгеле булды.

Өстәл теннисы ярышлары көн буе дәвам итте. Бәйгене күзәтүчеләр арасында район башлыгы Александр Никошинның да булуы бу чараның дәрәҗәсен күтәрде. Ә бәйрәмнең шәрәфле кунаклары итеп районның элеккеге хөрмәтле җитәкчеләре Хәлим Сафин, Рафаэль Ибәтуллин, Ришат Хәлиуллин, Гаваз Харисов чакырылган иделәр.

Менә нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Балалар һәм олылар арасында җиңүчеләр пьедсталга күтәрелә. Җиңүчеләргә дипломнар, кубок һәм акчалата бүләкләр тапшыралар. Хәер, бу ярышларда оттыручылар булмады да. Һәркем үзебезнең иркен спорт залында үткән ярышларда катнашудан зур канәгатьлек, кәеф күтәренкелеге алды. 

 

Итоговый протокол районных соревнованиях по настольному теннису

среди общеобразовательных школ, трудовых коллективов, предприятий,

сельских поселений и пенсионеров посвященного «Дню народного единства»  на призы Хайруллина Раиса Разаковича.

 

5-7 классы (мальчики)

1м Галиуллин Марс – Ст.Челны

2м Журавлев Владимир – Нов.Салманы

3м Ярусланов Глеб – Чув.Бурнаево

 Девочки

1м Задаева Зарина – Нов.Салманы

2м Насыбуллина Инзиля Ст.Челны

3м Киямова Лейла Ст.Челны

 

 8-9 классы (мальчики)

1м Валиев Разиль – Ст.Челны

2м Закиров Фаиль – Ст.Челны

3м Кудряшов Богдан – Ст.Матаки

Девочки

1м Гайнутдинова Гульсирень – Каргополь

2м Сабирова Нурзия – Каргополь

3м Харисова Лилия –Ст.Челны

 

10-11 классы (мальчики)

1м Варламов Данил – Чув.Бурнаево

2м Гатауллин Альмир – Ст.Челны

3м Валиахметов Ильнур Ст.Челны

Девочки

1м Давлетшина Гульшат – Алпарово

2м Гарипова Камила – Алпарово

3м Низамова Гулина – Алпарово

 Женщины

1м Гильметдинова Рузина – Алпарово

2м Мамбетова Полина – Чув.Брод

3м Нуруллина Алина – Баз.Матаки

Мужчины

1м Абдуллин Алмаз –Тяжбердино

2м Гарипов Риназ –Баз.Матаки

3м Ярославлев Виталий Баз.Матаки

Пенсионеры женщины

1м Исаева Галина- Ст.Матаки

2м Горбунова Татьяна – Баз Матаки

3м Калмыкова Людмила – Ст.Матаки

Пенсионеры мужчины

1м Фахреев Ильшат Ургагары

2м Галимов Анвар – Камкино

3м Падюшов Михаил – Ст.Матаки

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев