Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Тарифлар буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе урынбасары булып китте

​​​​​​​Эш сәфәре белән безнең районга Тарифлар буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова килеп китте.

  Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов озатып йөрде.

Лилия Петровнага Базарлы Матактагы  юынтык суларны чистарту корылмасын күрсәттеләр. Әлеге җайланма берничә ел элек яңартылган иде. Бу пунктта заманча җиһазлар урнаштырылды. Ул “Әлки коммуналь челтәрләре” предприятиесе балансында тора. Предприятие җитәкчесе Искәндәр Сафин әйтүенчә, чистарту корылмасы тулы куәтенә эшләми, чөнки бирегә юынтык сулар аз килә. Әгәр үзәк канализация системасына күбрәк кулланучыларны тоташтырып булса, коммуналь түләүләр дә артыр иде, диде җитәкче. Югыйсә, кыйммәтле җиһазлар куелган корылма коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә күләмле чыгымнар гына китерә икән бит. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауны Лилия Борисовага соңрак, әлкилеләрне кабул иткәндә дә бирделәр. Тулаем алганда исә ул юнтык сулар чистарту корылмасы эшен уңай бәяләде: биредә барлык механизмнар төгәл эшли, нәтиҗәдә табигатькә зыян китерү юк дәрәҗәсендә.

Аннары башкала кунагы су башнялары эшчәнлеге, газлаштыру программасы кысаларында торак йортларны табигый газга тоташтыру мәсьәләләре белән танышты. Ахырдан Лилия Борисова алдан хәбәр ителгәнчә, район администрациясе бинасында әлкилеләрне кабул итте.

Беренче булып аңа Базарлы Матакның Яңа урамындагы күпфатирлы өч катлы өйдә яшәүчеләр исеменнән Наталья Коновалова мөрәҗәгать итте. Ул өйләрен үзәк канализация системасына тоташтырып булмасмы икән, дип кызыксынды. Югыйсә, өйнең канализация базы тиз тула, ташландык суларны вакытында суыртып китмәсәләр, алар чокырдан агып чыгып тирә-юньне пычырата икән.

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча җитәкчесе Әсхәт Гарипов бу өйне үзәк системага тоташтыру хакында төрле службаларга берничә тапкыр хат белән мөрәҗәгать итүләрен, әмма әлегәчә уңай нәтиҗәнең булмавын әйтте. Лилия Петровна бу мәсьәләне хәл итүнең берничә юлын аңлатты һәм аны контрольдә тотарга киңәш итте.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина да гимназия бинасын үзәк канализация системасына тоташтыруны кайгыртып йөри. Биредә 343 бала белем ала, 35 укытучы эшли. Аңлашыла ки, ашханәсе дә булган уку йортының калдыклары да аз түгел. Директорга киңәш итеп, Лилия Борисова әлеге мәсьәләне Татарстан Мәгариф министрлыгы ярдәме белән хәл итәргә кушты.

Район коммуналь челтәрләре җәмгыяте җитәкчесе Искәндәр Сафинның да зары бар икән: ул су белән тәэмин итән өчен түләүләрнең бик аз булуын әйтеп узды. Су насослары, төрле материаллар бәяләре бермә-бер артканда бер кубәметр су бәясенең 20 сум 54 тиен булуы бик аз, диде ул. Ә бит тирә-күрше районнар үзәкләрендә тарифлар шактый югары икән.

Су белән тәэмин итү тарифларын күтәрү өчен чыгымнарның артуын нигезле итеп дәлилләргә кирәк булачак сезгә, диде башкала кунагы.

Ахырдан Тарифлар буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова “Әлки хәбәрләре” журналистына  интервью бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев