Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татар Борнае авылына кергәндә юл һәлакәте була

22 июнь көнне  көндезге сәгать уникенчеләр тирәсендә “Богдан” машинасындагы йөртүче Татар Борнае авылына кергәндә юл кырыена төшеп китмәстән сузылган тимер киртәгә бәрелә. 

Нәтиҗәдә, тимер киртә йөртүче ягыннан үтеп кереп, машинаны үтәли тишә.  ЮХИДИның Әлки районы буенча бүлеге җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Рәмзил Вәлиуллин хәбәр иткәнчә, бәхетле очраклылык нәтиҗәсендә йөртүченең иңбашы гына җәрәхәтләнә. Бүгенге көндә ул Чистай хастаханәсенең имгәнүчеләр бүлегендә дәвалана. Һәлакәтнең ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклау өстендә эш бара. Йөртүченең исерек хәлдә булуы расланса, аңа җитди җәза бирү көтелә. Билгеле, аны эшендә дә мактамаслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев