Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында татар телен махсус курсларда өйрәнәләр

​​​​​​​Район үзәгендә Шәүкәт мәчете каршында сентябрь аеннан бирле татар телен өйрәнү курслары эшләп килә.

 

Курсларга 32 кеше язылган. Алар арасында руслар да бар. Дәресләр һәр атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә үткәрелә. Укырга җитәкчеләр, белгечләр, гомумән, теләге булган һәркем йөри ала. Дәресләрне Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Фәттахова алып бара.

Курсларга йөрүчеләр татар телендә дөрес сөйләшергә, хатасыз язарга өйрәнәләр. Шулай ук татар әдипләренең әсәрләре белән танышып, алар буенча әңгәмәләр алып баралар. Татар теле дәресләреннән соң район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев ислам дине турында сорауларга җавап бирә, вәгазьләр укый.

Кичә өч айлык укуга нәтиҗә ясап тест үткәрелгән. Дәресләрдә актив катнашучы, телне аеруча тырышып үзләштерүчеләр мөхтәсибәтнең бүләкләренә лаек булган.

Татар телен өйрәнү курслары апрель аена кадәр эшләячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев