Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан урманнарын саклау һәм торгызу мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Дүшәмбе көнне, 15 июльдә районыбызда урман хуҗалыгын алып бару мәсәләләренә багышланган зона семинар – киңәшмәсе узды. Аның эшендә район башлыгы Александр Никошин, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Аксубай, Әлки, Биләр, Болгар, Нурлат, Чирмешән районнары урманчылыклары, урман хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Фоторепортаж

Районыбыз урманчылыгында 33 мең гектар урман исәпләнә. Спас, Нурлат һәм Алексеевск районнарындагы 380 гектар урман да безнең карамакта. Соңгы 13 ел эчендә утыртылган агач үсентеләре бәрабәренә урман мәйданнары 646 гектарга арткан .
Семинар- киңәшмәдә катнашучыларга иң элек Базарлы Матак урманчылыгының административ бинасын, теплицаны, производство участогын һәм урман эшләрендә файдаланыла торган техника куелган складны күрсәттеләр. Әлеге техника арасында әле заводтан яңа гына чыккан КамАЗ автомобиле  базасындагы манипулятор да бар. Урман эшләрендә бу техника алыштыргысыз. Урманчылыкның манипуляторы бик иске иде, еш ватылды. Ә яңа техника республика президенты күрсәтмәсе белән бирелгән. Район башлыгы Александр Никошин әлеге техника белән тәэмин итүдә ярдәм иткән өчен министр Равил Кузюровка рәхмәт белдерде.
Янәшәдәге зур бинада урман утыртуда, аны карап торуда файдаланыла торган тагылма агрегатлар урын алган. Әлеге машиналар иске булса да, вакытында карап торганга барысы да төзек, эшкә сәләтле.
Объектларны караганда Равил Кузюров Әлки урман хуҗалыгы җитәкчелеген хәзерләнә торган орлыкларның сыйфатына аерым игътибар бирергә чакырды. Ул шулай ук утын күмере җитештерү цехы ачу мөмкинлекләре турында уйларга кушты.

Аннан соң семинарда катнашучылар Базарлы Матак урман питомнигын карадылар. Район урманчылыгы җитәкче-лесничии урынбасары Людмила Желтухина биредә үстерелә торган культуралар турында мәгълүмат бирде. Питомникта нарат, чыршы, мамыксыз тополь, миләш, тал, гөлҗимеш, каен үсентеләре җи-тештерелә.
Аларны урманчылыкның үз ихтыяҗларында файдаланалар, шулай ук район үзәген һәм авылларны яшелләндерү өчен халыкка бушлай бирәләр. Питомник бик караулы, әйбәт хәлдә. Күптән түгел аның тирәсен тотып алдылар һәм кирәк-яраклар саклау өчен бина да төзеп куйдылар.
Үсентеләрне карау-тәрбияләү күп игътибар һәм көч тәләп итә. Бу эштә мәктәп балалары байтак ярдәм күрсәтә. Кайбер күльтуралар үсентеләре җәйге кояш яндырмасын өчен махсус япмалар белән капланган.
Төрле районнардан килгән белгечләр Базарлы Матак урманчылыгы участогында да булдылар. Биредә нарат үсентеләре утыртылган булган. Әмма янәшәдәге усаклар аларны кояштан каплап тора. Шуңа яшь наратлар рәхәтләнеп үсеп китә алмый. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров карт усакларны кисәргә кушты.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар Чуаш Кичүе участогы урманчылыгындагы урманнарны торгызу һәм яңарту эшләре белән дә таныштылар. 2010 елның эссе һәм коры җәендә биредә янгын чыгып, нарат урманы бик нык зыян күргән иде. Людмила Желтухина әйтүенчә, янгыннан соң урманны чистартып, 90 меңнән артык яшь үсентеләр утырт-каннар. Бүген инде төз наратлар ике-өч метр биеклеккә җитеп килә.
Чуаш Кичүе урманчылыгының тагын бер участогында 7,9 гектар мәйданда шулай ук нарат һәм каен үсентеләре утыртылган. Агачлар әйбәт тамырланып, матур гына үсеп киткән.
Чуаш Кичүе урманчылыгы “Көньяк” ау хуҗалыгына карый. Моның өстенлекләре дә бар. Әйтик, урман юлларын кышын һәрчак кардан чистарталар. Әмма кимчелекләр дә юк түгел. Ау хуҗалыгы үрчетә торган кыр кәҗәләре вакыт-вакыт яшь үсентеләргә зыян салалар.
Семинарның йомгаклау өлеше район мәдәният йортында булды. Әлки урманчылыгы җитәкче – лесничие Илсур Зәйнуллин учреждениенең быел ярты елда башкарган эш нәтиҗәләре белән таныштырды, алга планнар турында сөйләде. Аерым алганда, ел башыннан бирле 60 гектардан артык мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. Урман культураларын тулыландыру 103 гектарда оештырылган.
“Урман утырту көнендә” алты меңнән артык төрле агачлар үсентеләре утыртылган. Бу акциядә мәктәп балалары, предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәт коллективлары актив катнашкан. Ә “Кошлар көнендә” Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары 80 сыерчык оясы ясап элгәннәр.
2019 елда шәхси эшмәкәрләргә аукцион аша 11 мең 658 кубометр, ә халыкка 2366 кубометр урман сатылган.
Урман байлыклары һәрчак намуссыз бәндәләрне кызыктырды. Шуңа да, Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, урманнарны саклау – иң мөһим бурычларның берсе. Районда урманнардагы тәртипне 17 дәүләт инспекторы күзәтеп тора. Аларның һәркайсына 2203 гектар урман туры килә. Патруль өчен 5 автомобиль файдаланыла. Бу ел башыннан бирле инспекторлар урманны законсыз кискән өчен административ хокук бозу турындагы 8 беркетмә төзегәннәр. Шулай ук урманда янгын һәм санитария хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү турында 27 күрсәтнамә төзелгән.
Равил Кузюров соңгы елларда Әлки урманчылыгында күп уңай үзгәрешләр булуын билгеләп үтте. “Биредә урманга хуҗаларча кайгыртучан мөнәсәбәт күрсәтәләр. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк”,– диде министр.
Республика урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы семинар-киңәшмәнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Бу зур чараны үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен ул район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев